(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче февраль, Ксения Швецова).
Башкарма комитет Аппаратының эшләр идарәчесе вазыйфасын биләгән Марат Сәлахов
Казан Мэрының муниципальара хезмәттәшлек һәм федераль хакимият органнары белән
хезмәттәшлек буенча ярдәмчесе итеп билгеләнде. Башкарма комитет Аппаратының
эшләр идарәчесе вазыйфасына башкарма комитет җитәкчесе вәкаләтләренең үтәлешен
тәэмин итү бүлеге җитәкчесе булып эшләгән Радик Әгъләмов кереште. Бүген эшлекле
дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин яңа кадрлар билгеләнүе турында хәбәр итте.
2006 елдан бирле урынбасар булып эшләгән, 2011 елдан
башкарма комитет Аппаратының эшләр идарәчесе Марат Сәлаховның зур профессиональ
тәҗрибәсе бар, дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы. «Бу гел күренеп йөри торган
кеше түгел, әмма бөтенләй алыштыргысыз профессионал, аннан башка безнең
команданың нәтиҗәле эшен күз алдына да китереп булмый», – дип ассызыклады Мэр.
Татарстан башкаласын һәм Казандагы тормыш дәрәҗәсен үзгәрткән мөһим вакыйгалар
уздырганда – Универсиада, су спорт төрләре буенча чемпионат, футбол буенча дөнья
чемпионаты, Конфедерация һәм WorldSkills кубогы – Эшләр идарәсенә зур йөкләнеш
һәм күзгә күренми торган зур эш фронты йөкләнде, дип өстәде И.Метшин.
«Бүген сезнең алда яңа бурычлар, җаваплылыкның яңа
дәрәҗәсе. Марат Фарукович бу эшне башкарып чыгар дип ышанам», – дип билгеләде
шәһәр башлыгы.
Башкарма комитет Аппаратының эшләр идарәчесе итеп элек
башкарма комитет җитәкчесе вәкаләтләрен үтәүне тәэмин итү бүлеге җитәкчесе
вазыйфасын башкарган Радик Әгъләмов билгеләнде. Ул шулай ук оештыру-методик
тәэмин итү бүлегендә, оештыру идарәсе протокол бүлегендә дә эшләде. «Бүген без
сезгә яңа эш участогын ышанып тапшырабыз. Сездәге белем һәм тәҗрибә белән сез
бу мөһим вазыйфадагы эшне башкарып чыгачаксыз дип ышанабыз», – дип йомгаклады
И.Метшин. Ул М.Сәлаховны һәм Р.Әгъләмовны яңа вазифаларга билгеләнүләре белән
котлады һәм аларга уңышлы эш теләде.
Белешмә
Сәлахов Марат Фарук улы 1973 елның 31-нче августында
Казанда туган. 2003 елда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт
университетының юридик факультетын тәмамлый.
1990-1992 – «Теплоконтроль» җитештерү берләшмәсенең
механик җыю эшләре слесаре, Казан шәһәре
1993-1994 елларда – «Яшьлек» балалар яшүсмерләр
үзәгенең спорт түгәрәге җитәкчесе, Казан шәһәре
1994-1997 – РСФСР элемтә министрлыгының «Связьстрой-4»
трестының ПМК-401 машина йөртүчесе, Казан шәһәре
1998-2003 – менеджер, коммерция бүлеге башлыгы, «Компания
Лига-Фарм» ҖЧҖ коммерция директоры, Казан шәһәре
2003-2006 – Татарстан Республикасы буенча бүлекчәнең «Связь-Поволжье»
мобиль системалары» ААҖ, Казан шәһәре административ-хуҗалык бүлеге белгече,
башлыгы
2006-2011 – Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының
эшләр идарәчесе урынбасары
2011-2021 – Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының
эшләр идарәчесе
2021 елның 8-нче февралендә Казан шәһәр Думасы
аппаратының Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы секретариаты идарәсенең
муниципальара хезмәттәшлек һәм федераль хакимият органнары белән хезмәттәшлек
итү буенча Мэрның ярдәмчесе.
Әгъләмов Радик Рим улы 1982 елның 19-нчы гыйнварында
Лениногорскида (ТР) туган.
2004 елда Казан дәүләт технология университетын (Түбән
Кама шәһәре) тәмамлый, менеджер
2004-2005 – Татарстан Республикасы Сәүдә һәм тышкы
икътисадый багланышлар министрлыгының Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы
буенча идарәсенең продукциянең конъюнктурасын анализлау һәм алга җибәрү, яңа
базарларны формалаштыру һәм үстерү бүлегенең әйдәп баручы белгече
2006 –
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының
сәүдә һәм куллану хезмәтләре бүлегенең 1-нче категорияле белгече
2006-2014 –
оештыру-методик тәэмин итү бүлегенең баш белгече, оештыру идарәсе
протокол бүлегенең баш белгече, Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының
эшләр башкару идарәсенең гомуми бүлеге баш белгече
2014-2019 – Казан шәһәре Башкарма комитеты
җитәкчесенең Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының вәкаләтләрен үтәүне
тәэмин итү бүлеге башлыгы
2020-2021 – Казан шәһәре Башкарма комитеты
җитәкчесенең Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының вәкаләтләрен үтәүне
тәэмин итү бүлеге башлыгы
2021 елның 8-нче февраленнән – Казан шәһәре Башкарма
комитеты Аппаратының Эшләр идарәчесе.