(Казан
шәһәре KZN.RU, 5-нче февраль, Алинә Бережная). Бүген Казанда 2022 елда
Татарстан башкаласында узачак Бөтендөнья кышкы уеннарының визуаль образын
тәкъдим иттеләр. Казан Кремленең Спас манарасы фонында шәһәр халкы гаять зур
якты музыкаль шоу һәм булачак Бөтендөнья уеннарының төп символын – Зилантны
күрде.
Бәйрәмнең рәсми өлеше Махсус Олимпиада рәисе Тимоти
Шрайверның сәламләве белән ачылды. Ул шәһәр халкына видеоэлемтә аша мөрәҗәгать
итте. «Миндә Уеннар башланырга бер ел калуга багышланган бәйрәмнән алган
хис-кичерешләр тулып тора, без барысын да түземсезлек белән көтәбез. Бөтендөнья
кышкы уеннары Махсус Олимпиадада катнашучыларны дөньяның барлык почмакларыннан,
пандемия тәмамланганнан соң беренче тапкыр җыячак. Бу – безне хәрәкәт буларак
берләштерә торган рухыбызны данлау, һәр спортчының бөеклеген данлау мөмкинлеге»,
– дип мөрәҗәгать итте бәйрәм кунакларына Тимоти Шрайвер.
Эре спорт чараларын уздыруда Казанның зур
тәҗрибәсен Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе, Бөтендөнья уеннарының
оештыру комитеты рәисе урынбасары Игорь Левитин билгеләп үтте. «Сезгә югары
миссияне үз өстегезгә алуыгыз – бу ярышларны кабул итүегез өчен рәхмәт, – дип
мөрәҗәгать итте ул Казан халкына. – Без сезнең белән монда күп спорт
вакыйгалары үткәрдек, һәм сез һәрвакыт югарыда булдыгыз».
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә,
Махсус Олимпиада ил тарихында иң мөһим вакыйгаларның берсе булачак: «Спортның
чикләре юк, һәм Махсус Олимпиаданың Кышкы уеннарын үткәрү – моны раслау. Махсус
Олимпиада миссиясе безнең илнең төп принципларын ача – һәр кешегә тигез булу.
Бездә дөнья вакыйгаларын уздыру тәҗрибәсе бар. Безнең бурыч – уеннарны иң югары
дәрәҗәдә уздыру».
«Без кунакларны, атлетларны, дусларыбызны Махсус
Олимпиадада түземсезлек белән көтәбез,– дип сәламләвенә кушылды Казан Мэры
Илсур Метшин. – Үткән елларда без төрле чаралар һәм спорт ярышларын уздыруда
зур тәҗрибә тупладык, һәм иң мөһиме, мондый вакыйгалардан соң, дөнья буйлап яңа
дуслар кала. Без бөтен дөньядан яңа дусларыбызны лаеклы рәвештә каршы алу өчен
бик тырышачакбыз».
Казан Бөтендөнья кышкы уеннары узачак илдә
беренче шәһәр булачак, дип билгеләп үтте Россиядәге Махсус Олимпиада президенты
Ольга Слуцкер. «Бу дөньяның 193 илендә 5,5 млн кеше өчен мөһим вакыйга. Илебез
тарихында без беренче тапкыр бу чараны кабул итә алабыз», – диде ул.
Булачак уеннар физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр
өчен бик зур әһәмияткә ия, дип билгеләде Казандагы Махсус Олимпиада уеннары
илчесе Татьяна Баранова. «Минем өчен Махсус Олимпиада – һәркемгә шат булган
гаилә, йорт. Монда курыкмаска, нык булырга, үз-үзеңә ышанырга өйрәтәләр. Безнең
өчен бөтен дөньядан атлетлар кабул итү – зур мәртәбә. Бу мөмкинлек өчен рәхмәт!»
– дип мөрәҗәгать итте ул җыелучыларга.
Шулай ук булачак Бөтендөнья кышкы уеннарының
талисманын тәкъдир итүдә Махсус Олимпиада илчеләре – Олимпия чемпионнары
Татьяна Навка һәм Александр Легков, мода журналы мөхәррире Ксения Соловьева,
бизнесмен Алексей Нечаев катнашты.
Логотипның матур презентациясе композитор Игорь
Крутой, опера җырчысы Елизавета Новикова һәм заманча музыка үзәге оркестры
София Гобәйдуллинаның чыгышы белән озатылды. «Улисс» композициясе астында
булачак уеннарның символы – Спас
манарасы тирәсендә чын-чынлап әйләнеп, тамашачыларны сокландырды.
Исегезгә төшерәбез, Махсус Олимпиаданың
Бөтендөнья кышкы уеннары Казанда 2022 елның 22-нче гыйнварыннан 28-нче
гыйнварга кадәр узачак, аларда 108 илдән интеллектуаль үсеш һәм
юнифайд-партнерлар (интеллектуаль үсеш үзенчәлекләреннән башка спортчылар)
катнашында 2 мең спортчы катнашачак. Махсус Олимпиада программасына 7 спорт төре
буенча ярышлар кертелгән: тау чаңгысы спорты, сноуборд, флорбол, чаңгы узышы,
фигуралы шуу, шорт-трек һәм кар өстендә йөгерү. Спортчыларга 3 меңгә якын
волонтер ярдәм итәчәк.
Билгеләп үтик, Махсус Олимпиада 1968 елда нигезләнгән.
Бу халык-ара хәрәкәт спортны үстерү һәм мәгариф, сәламәтлек саклау һәм лидерлык
өлкәсендә программалар эшләү ярдәмендә барлык кешеләрнең инклюзиясе өчен чыгыш
ясый.
Шулай ук бүген Мәскәүдә 2022 елда Казанда узачак
Бөтендөнья кышкы Олимпиадага әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды. Анда Татарстан Президенты
Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашты. Утырышны оештыру
комитеты башлыгы, Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко
үткәрде.