(Казан
шәһәре KZN.RU, 8-нче февраль, Алинә Бережная). Быел Татарстан башкаласында
республика театрлары һәм иҗат коллективлары белән берлектә «Казан гастрольләре
– Казанские гастроли». проекты гамәлгә ашырылачак. 8 ай дәвамында әйдәп баручы
учреждениеләр коллективлары шәһәрнең 17 мәдәни үзәгенең һәрберсендә чыгыш
ясаячак, барлыгы 170 спектакль булачак. Пилот проекты республикада Туган телләр
һәм халыклар бердәмлеге елын бәйрәм итүгә багышланган. Казан Мэры Илсур Метшин
эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитетында төбәкнең мәдәни традицияләрен
үстерүгә һәм саклауга юнәлтелгән чаралар сериясен үткәрүне йөкләде.
«Безнең бурыч – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге
елын лаеклы билгеләп үтү. Бу концертлар, лекцияләр сериясе генә булырга тиеш
түгел – милли телләрнең үсешен ун елга алдан билгеләүче карар табу мөһим, – дип
ассызыклады Илсур Метшин. – Бу безнең мультимәдәни шәһәр өчен бик мөһим, Казан
һәм Татарстан халкына туган телләрендә сөйләшү, җырлау, гореф-гадәтләрне саклап
тәрбияләү мөмкинлеге булырга тиеш».
Уңай эпидемиологик шартлар булса, зур масштабта узачак
булачак гомумшәһәр чаралары турында Казанның Мәдәният идарәсе башлыгы Азат
Абзалов сөйләде. Әйтик, җыелма шәһәр хоры өчен программа төзелә, аның составына
гадәттәгечә гомуми белем бирү һәм музыка мәктәпләре укучылары, студентлар һәм
шәһәр халкының өлкән буыны керә. Проектның эш төркемен ТР атказанган сәнгать
эшлеклесе, ТР Дәүләт камера хоры җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова җитәкли.
Иң мөһим даталарның берсе Казанның мактаулы гражданы,
композитор София Гобәйдулинаның 90 яшьлек юбилее булачак. «Хәзерге вакытта
Татарстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә күренекле ватандашыбызның юбилеен
бәйрәм итү планын формалаштыру эше алып барыла», – дип сөйләде Азат Абзалов.
Шулай ук ЮНЕСКОның «Казан – музыка шәһәре» креатив
шәһәрләре челтәре программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Узган елда яшь
композиторларның беренче халыкара конкурсы уңышлы башланып китте, анда
Россиянең 14 иле һәм 32 төбәгеннән вәкилләр катнашты. Март аенда София
Гобәйдуллинаның юбилеен бәйрәм итү кысаларында концерт планлаштырылган, анда
конкурста җиңгәннәрнең композицияләре яңгыраячак.