(Казан
шәһәре KZN.RU, 18-нче гыйнвар, Ксения Швецова). 19-нчы гыйнварда православие
динен тотучылар төп бәйрәмнәрнең берсен – Крещение Господнены бәйрәм итә. Бу
көнне Казан храмнарында бәйрәм гыйбадәтләре узачак. Бәйрәм гыйбадәтләре
тәмамлангач, барлык храмнарда һәм кайбер ачык сулыкларда Бөек суны изгеләндерү
чины ясалачак. Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең православие
халкын бәйрәм белән котлады.
«Барлык дин тотучыларны Крещение белән котлыйм, сезгә
баш өстендә тыныч күк йөзе, нык сәламәтлек, гаиләләрегездә бәхет телим», – диде
И.Метшин. Ул шулай ук районнар администрацияләре башлыкларына һәм барлык
җаваплы кешеләргә дә купельләрне оештыруны контрольдә тотарга һәм барлык
куркынычсызлык чараларының үтәлешен күзәтергә кушты.
18-нче гыйнвардан 19-нчы гыйнварга каршы төндә бәйрәм гыйбадәтләре
Казанның өч гыйбадәтханәсендә узачак. Декабристлар, 98 урамындагы Введенский
Кизический монастыренда, гыйбадәт кылу 23.00 сәгатьтә, Туфан Миңнуллин, 21
урамындагы Духосошественский гыйбадәтханәсендә, һәм Николай Ершов, 25 урамында
урнашкан Ярославль изгеләре храмында 23.30 сәгатьтә башлана.
Бәйрәм гыйбадәтләре тәмамлангач, барлык храмнарда һәм
кайбер ачык сулыкларда Бөек суны изгеләндерү чины ясалачак.
Шуннан соң купельләрдә традицион массакүләм коену
башлана. Казан епархиясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, быел коенулар
Красная Горка бистәсендә Никольск гыйбадәтханәсе янында урнашкан ачык
сулыкларда, Мирный бистәсендә Казан Изге Ана иконасы гыйбадәтханәсендә,
Нерукотворный образ Спасителя храм-һәйкәле, Борисково бистәсендә Илия пәйгамбәр
храмында оештырылачак. Моннан тыш,
Савиново бистәсендәге «Живоносный Источник» Изге Ана иконасы хөрмәтенә
төзелгән храмда ябык купель җиһазландырылачак.
Барлык коену урыннарын вакытлыча урам яктырткычлары
белән тәэмин итәчәкләр. Коену урыннарына килү юлларын чистартачаклар, ә коену өчен әзерләнгән бәке тирәсен коймалар, агач түшәмәләр һәм чыршы ботагы белән
җиһазландырачак. Дин тотучыларга уңайлы булсын өчен, купельләр янында киенү урыннары җиһазландырылачак, кайнар чәй һәм камыр ризыклары белән сәүдә нокталары урнаштырылачак.
Һәр купель янында полиция хезмәткәрләре һәм ашыгыч
ярдәм бригадалары кизү торачак, шулай ук ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен барлык
кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган коткаручылар.
Шулай ук дин тотучылар Раифа күлендә 19-нчы, 20-нче
һәм 21-нче гыйнварда иорданьда тәһарәт ала алачак.
Купельләрне изгеләндерү графигы белән Татарстан митрополиясе сайтында танышырга мөмкин.