(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июнь). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм
Миңнеханов Казандагы төзелеп килүче объектларны йөреп чыкты. Аны Казан Мэры
Илсур Метшин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ
министры Фәрит Хәнифов, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бикмамбетова, подряд оешмалары вәкилләре озата йөрде.
Беренче объект
профессор А.Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник инфекцион сырхауханәсе
булды, анда төзелеш дәвам итә.
Рөстәм Миңнехановка
хәбәр ителгәнчә, эшләр үтәлеше 54%. Объектны 15-нче августка файдалануга тапшырырга җыеналар. Татарстан
Президенты темпны югалтмаска өндәде. Шулай ук ул төзелешнең барлык
технологияләрен үтәүне сорады.
Аннары Рөстәм
Миңнеханов Зур Казан боҗрасы төзелеше белән танышты. Эшләр ике этапта бара.
Бүгенгә барлык эшләр дә график буенча бара. Үтәлеш -
90%.
Шуннан соң Рөстәм
Миңнеханов Кабан күле яр буен төзекләндерүнең икенче чиратын реконструкцияләү
проектын гамәлгә ашыруны карады. Г.Камал театры яр буе тапшырылган инде.
27-нче июньгә – яшьләр көненә Миллениум күпере астындагы
«Урам» экстрим-паркын тапшыру каралган. Рөстәм Миңнеханов эшләрнең барышы белән
танышты.
Соңыннан
Татарстан Республикасы Президенты «Казан» милли-мәдәният үзәгендә булды. Монда «Хөррият» скульптурасын яңарту эшләре
бара, дип хәбәр итә ТР
Президенты матбугат хезмәте.