(Казан
шәһәре KZN.RU, 20-нче апрель, Зилә Гайфи). Казанда аз керемле гаиләләрдән
булган мәктәп укучылары бушлай азык-төлек җыелмаларының икенче партиясен ала
башлады. 17-нче апрельдән 21-нче апрельгә кадәр 24 мең 370 азык-төлек җыелмасы
тарату планлаштырыла. Бу хакта бүген коронавирус таратула каршы тору буенча
штаб утырышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.
Киңәшмәне Казан Мэры Илсур Метшин үткәрде.
12 уку көненә исәпләнгән ризык җыелмаларының беренче партиясе Азык-төлек һәм социаль туклану
департаменты һәм Мәгариф идарәсе тарафыннан 6-нчы апрельдән 7-нче апрельгә
кадәр таратылды. И.Шакиров сүзләренчә, икенче партиянең азык-төлек җыелмалары
10 уку көненә - 20-нче апрельдән 30-нчы апрельгә кадәр исәпләнгән. «Тарату
эшләре 17-нче апрельдә башланды һәм 21-нче апрельдә тәмамланачак. 46 мәктәп
җыелмаларны инде таратып бетерде. Икенче азык-төлек җыелмасы составына
карабодай ярмасы, дөге, он, шикәр комы, тавык кәтлитләре, сок, сөт, чәй һәм
печенье кергән», - дип сөйләде ул.
Параллель рәвештә укучыларның ата-аналарын анкета
тутыра. И.Шакиров хәбәр иткәнчә, сораштырылучыларның 98%-ы азык-төлек
җыелмалары белән канәгать булуларын җиткергән. «Җыелмаларны формалаштырганда
ата-аналарның теләкләре һәм мәктәп туклануының баланслылыгы буенча
Роспотребнадзор таләпләре исәпкә алынды. Ризыкларны тарату куркынычсызлыкның
барлык таләпләрен тулысынча үтәп башкарыла - ата-аналар төгәл билгеләнгән
вакытка килә, дистанцияне саклый. Барлык хезмәткәрләр дә индивидуаль саклау
чаралары белән тәэмин ителде, - дип билгеләде Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасары.
Казан Мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, азык-төлек
җыелмаларын тарату ата-аналар контролендә уза. «Беренче коймак төерле булмады.
Социаль блок белән мәсьәлә шактый дөрес эшләнде. Халык, ата-аналар контроле
булды. Мохтаҗ гаиләләргә мондый ярдәмнең үз вакытында күрсәтелүе турында
хәбәрләр килә. Мәгариф һәм район башлыкларының азык-төлек җыелмаларын оешкан
төстә таратуларын сорыйм. Эшләнгән механизмны тагын да яхшырак шомартырга кирәк,
монда артык кыенлыклар күрмим», - диде шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, бушлай азык-төлек җыелмалары
мәктәп укучыларының ташламалы категориясенә бирелә: аз тәэмин ителгән
(күпбалалы, тулы булмаган) гаиләләрдән булган балаларга (аларның җан башына
уртача кереме Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән
түбәнрәк); социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдәге балаларга.