(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы март). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин бүген 186-нчы номерлы «Перспектива» күппрофильле лицеенда булдылар һәм мәктәп менюсы ризыкларын татып карадылар. Аларны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов, 186-нчы номерлы лицей директоры Азат Җамалетдинов һәм башкалар озата йөрде.
Мәктәп ашханәсе хезмәткәре укучыларны тукландыруны төрлеләндерү өчен менюның ничек формалашуы турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин әзерләнгән ризыкларның сыйфатын уңай бәяләделәр, шулай ук лицей укучылары һәм ашханә хезмәткәрләре белән аралаштылар.
Республика Президенты мәктәпләрдә кайнар ризык сыйфатына аерым контроль кирәклеген билгеләп үтте һәм бер ай дәвамында башка мәктәп ашханәләрендә җиһазларның торышы турында мәгълүмат җыярга һәм башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итүгә акча бүлеп бирергә кушты. «Мин җитди проблемалар бар дип уйламыйм. Кайдадыр безнең ашханәләрдә урыннар җитми, кайдадыр технологик җиһазлар начар. Ай дәвамында без эшләрнең торышы турында тулы мәгълүмат алачакбыз. Безнең бурыч - 1-нче сентябрьдән бу проектны эшләтеп җибәрү», - диде Р.Миңнеханов.
Аның фикеренчә, иң мөһиме – файдалы һәм дөрес туклану белән тәэмин ителсен, азык-төлек яңа әзерләнгән булсын, ә азык-төлек блогы хезмәткәрләре пөхтә булсын. Шулай итеп, мәктәп туклануы төзелгән продуктларның сыйфаты югары дәрәҗәдә булырга тиеш, дип ассызыклады ул.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Федераль Җыенга юлламасында Россия Президенты Владимир Путин 2020 елның 1-нче сентябреннән башлангыч сыйныф укучылары өчен түләүсез кайнар ризык кертүне йөкләде. Бу системага күчү этаплап – 2020 елның 1-нче сентябреннән 2023 елның 1-нче сентябренә кадәр - барырга тиеш.
Казанда 2019 елда 186-нчы номерлы лицей ачылды. Мәктәп 1224 укучыга исәпләнгән. Хәзер биредә 1070 бала белем ала. Лицейда профильле сыйныфлар бар: инженер, медицина һәм педагогика, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.