(Казан
шәһәре KZN.RU 23-нче декабрь, Зилә Гайфи). Казанда пиротехник эшләнмәләрне
куллану өчен мәйданчыклар билгеләнгән, алардан шәһәрнең барлык районнарында
яшәүчеләр файдалана алачак. Бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма
комитетның Гражданнарны саклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимерханов янгын куркынычсызлыгы
турында сөйләде.
Татарстанда 20-нче декабрьдән 8-нче гыйнварга кадәр
махсус янгынга каршы режим гамәлдә. Ф.Тимерханов хәбәр
иткәнчә, фейерверкларны дүрт мәйданчыкта кулланырга
мөмкин:
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында - Гаврилов
урамындагы мәйдан;
Вахитов һәм Идел буе районнарында - Каенлыктагы
«Сабантуй» мәйданчыгы каршында транспорт өчен туктау урыны;
Киров һәм Мәскәү районнарында - Түбән Заречная
дамбасы;
Совет районында - Казан ипподромы янында, Нәҗип
Җиһанов һәм Петр Полушкин урамнары арасындагы мәйданчык.
Барлык мәйданчыклар да күзәтчелек органнары тарафыннан
тикшереләчәк. Рөхсәтсез урыннарда пиротехника кулланган өчен штрафлар каралган
– 2 мең сумнан алып 4 мең сумга кадәр.
Яңа ел бәйрәмнәре чорында Казанның бердәм кизү-диспетчерлык
хезмәте көчәйтелгән режимда эшләячәк, дип билгеләп үтте Фердинант Тимерханов.
Күчмә оператив төркем гадәттән тыш хәлләр өчен җавап бирәчәк. «Күзәтчелек
эшчәнлеге бүлегенең 52 хезмәткәрен һәм федераль янгынга каршы хезмәтнең 428
хезмәткәрен, шулай ук 9 янгын техникасын җәлеп итү планлаштырыла. Яңа ел
чаралары уздырыла торган объектларның 407-се исәпкә алынды», - дип сөйләде ул.
Гадәттәгечә район администрацияләре, янгынга каршы
хезмәт, полиция, торак-коммуналь инспекция һәм социаль яклау идарәләре
хезмәткәрләре халык белән профилактик әңгәмәләр үткәрәчәк. Күп балалы гаиләләр,
өлкән яшьтәге ялгыз һәм авыр тормышта яшәүче гражданнар, шулай ук тәүлек буе
кешеләр яши торган социаль өлкә объектлары аеруча игътибар үзәгендә булачак.
Торак-коммуналь хуҗалык оешмаларында максималь күләмдә
авария хәлендәге бригадалар әзерләнгән, коммуналь хезмәтләр хезмәткәрләре
чардак һәм подвал бүлмәләренә керү мөмкинлеген тикшерәчәк.
Гражданнар саклау идарәсе башлыгы кеше факторы
янгыннарның килеп чыгуының төп сәбәбе
булып тора, дип ассызыклады. Әйтик, узган ел Яңа ел бәйрәмнәре вакытында дүрт
кеше, шул исәптән бер бала, пиротехник эшләнмәләрне дөрес кулланмау аркасында,
термик пешүләр алган. Барлыгы Казанда 26 янгын булган, аларда 1 кеше һәлак
булган һәм 4 кеше зыян күргән.
Казан Мэры Илсур Метшин халыкны уяу булырга чакырды.
«Иң якты хатирәләр калдырган бәйрәмнәр - иң яхшылары. Бәйрәмнәр яхшы узсын
өчен, куркынычсызлыкны тәэмин итәргә кирәк. Безгә, олыларга, балалар
куркынычсызлыгы өчен җаваплылык йөкләнә. Бәйрәм көннәрендә уяулыкны югалтмаска
чакырам», – диде шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, Яңа ел бәйрәмнәре чорында Казанда
160-тан артык чара үткәрү планлаштырыла.