(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы декабрь, Ксения Швецова). Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан халкы һәм кунаклары өчен ачык һавада 160-тан артык күңел ачу чарасы үткәреләчәк. Чыршы шәһәрчекләре шәһәрнең барлык районнарында эшләячәк - бәйрәм ачылышлары торак массивларда, бистәләрдә һәм ишегалларында узачак. Бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең барлык төп мәйданчыкларын да төп кышкы бәйрәмне каршылауга әзерләргә һәм шәһәрлеләрнең иминлеген тәэмин итүгә аерым игътибар бирергә кушты.
Казанда Яңа ел марафоны декабрь башында ТР башкаласына Бөек Устюгтан килгән Россия Кыш бабае визитыннан башланды инде, дип искәртте Идарә башлыгы Азат Абзалов. Чиратта - чыршыларны ачу, алар 21-нче декабрьдән башланачак. Шулай итеп, бу көнне Казан мотор төзелеше җитештерү берләшмәсе бинасы каршындагы яңа ел мәйданчыгын ачу тантанасы булачак. Кунакларны концерт программасы, күпсанлы конкурслар, уеннар белән сөендерәчәкләр, биредә коймак һәм кайнар чәй белән сәүдә оештырылачак. Шул ук көнне Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркындагы чыршы да утларын кабызачак. Килүчеләр өчен мәдәни программа һәм күңел ачу чаралары әзерләнгән.
21-нче декабрь көнне, «Салават күпере» торак комплексында Тансык урамы буенча иҗат коллективлары катнашында чыршы шәһәрчегенең бәйрәм ачылышы узачак. Өлкәннәрне һәм балаларны татар халык әкиятләре геройлары катнашында Яңа ел интерактив шоу-программасы шатландырачак.
23-нче декабрьдә Вахитов районында Татар дәүләт филармониясе янындагы скверда чыршы ачу тантанасы була.
Тагын бер бәйрәм мәйданчыгы Кремль яр буенда эшләячәк. Биредә әкият мотивлары буенча «Щелкунчик» әкият шәһәрчеге һәм тимераякларны прокатка алу мөмкинлеге булган шугалак урнашачак. Яңа ел комплексына керү - билетлар буенча.
24-нче декабрьдә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының үзәк чыршысы «Крылья Советов» паркында ачылачак. Чыршы янындагы сәхнә мәйданчыгында Кыш Бабай һәм Кар кызы, усал тылсымчы, Кар феясы һәм киләсе ел символы – тычканнар катнашында интерактив программа узачак.
Паркның спорт мәйданчыкларында ярышлар, уеннар, конкурслар узачак. Биредә бәйрәм сәүдәсе дә булачак, ә балалар пони һәм атларда йөри алачак.
24-нче декабрьдә бәйрәм шәһәрчеге шулай ук Идел буе районында урнашкан «Калейдоскоп» балалар паркында ачылачак. Кунакларны әкият персонажлары катнашында интерактив программа белән сөендерәчәкләр.
Чыршы шәһәрчеген ачу 26-нчы декабрьгә «Континент» паркында планлаштырылган. Кунакларны театральләштерелгән тамаша, спорт уеннары һәм кышкы конкурслар көтә.
Казанлыларның яраткан урыннарының берсендә – «Сосновая роща» паркында - 20 метрлы чыршы куелачак. Шунда ук тимераякларны прокатка алу мөмкинлеге булган шугалак оештырылачак. Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләр өчен яңа ел комплексын ачу 24-нче декабрьгә планлаштырылган.
Совет районы халкын туплау үзәге - Дәрвишләр бистәсендәге чыршы булачак, ул 25-нче декабрьдә 16.00 сәгатьтә шул ук исемдәге скверда ачылачак. Программада – «Щелкунчик һәм күселәр патшасының Яңа ел маҗаралары» дигән театральләштерелгән тамаша. Барлык кунакларны да интерактив программа, уеннар һәм бүләкләр көтә.
«Дәрвишләр» скверында беренче тапкыр Кыш Бабай йорты – бура-йорты барлыкка киләчәк, аңа керергә, эчтәге җиһазларны карарга, хуҗасы - кышның төп тылсымчысы белән аралашырга мөмкин булачак. Моннан тыш, иң актив кунаклар өчен тюбингларда шуу өчен зур тау урнаштырылачак.
Казан ипподромы территориясендә традицион рәвештә «Хан ишегалды» илкүләм Яңа ел авылы барлыкка киләчәк. Авыл символы булып кабат «Хан сарае» уникаль чыршы-йорты торачак, анда бәйрәм көннәрендә шәһәр халкы Кыш бабай белән фотога төшә алачак. Чыршы комплексы территориясендә шугалак, «Багги» трассасы һәм балалар аттракционнары эшләячәк.
Шулай ук казанлылар һәм шәһәр кунаклары ат үрчетү һәм ат спорты музее, ипподром һәм ат абзарлары буйлап экскурсия ясый, атларда йөри, аларны ашатып карый алачаклар.
26-нчы декабрьдә Иске Татар бистәсендә чыршы ачыла. Халыкны шәһәр коллективлары чыгышы белән концерт программасы көтә.
«Безне бай эчтәлекле, төрле планлы һәм кызыклы программа көтә. Чараларны санап чыгу гына да шактый озак вакытка сузылды, - дип шәрехләде Казан Мэры Илсур Метшин. - Безнең өчен бәйрәмнәр - ул эш графигының көчәйтелүе. Без Яңа ел бәйрәмнәрендә күп санлы казанлыларны һәм шәһәр кунакларын көтәбез, шуңа күрә алда зур һәм җаваплы эш көтә. Калган вакытта Яңа елны оештыруга һәм әзерлеккә максималь игътибар бирүегезне сорыйбыз. Хокук тәртибе мәсьәләләре – аерым контрольдә. Казан полициясе гарнизоны бу эшне һәрвакыт башкарып чыга алды, быел да кыенлыклар булмас, дип ышанабыз. Тиешле режимга әзерләнергә һәм бәйрәм чараларын башкалага лаеклы дәрәҗәдә оештырырга кирәк».
Исегезгә төшерәбез, төп шәһәр чыршысы быел 26-нчы декабрь 16.00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге каршында ачыла.