(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче ноябрь). Мәскәүдә ВДНХ территориясендә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең XIX съезды узды. Партиянең Югары советы һәм Генераль советының уртак утырышы, шулай ук Россия Президенты Владимир Путин һәм РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев катнашында пленар утырыш үтте. Делегатлар партиянең алдагы елга куелган өстенлекле бурычлары турында фикер алыштылар, шулай ук 2021 елда узачак Дәүләт Думасына сайлауларга әзерлеккә старт бирделәр.
Съездда Татарстанны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм башкалар тәкъдим итте.
Съездда бөтен Россиядән 2 меңгә якын кеше катнашты - бу партияләрнең төбәк бүлекләреннән делегатлар, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Дәүләт Думасы депутатлары, төбәкләрнең башкарма һәм закон чыгару хакимияте органнары вәкилләре, партиянең төбәк сәяси советы секретарьлары, политологлар, экспертлар һәм башкалар.
Пленар утырышны Владимир Путин ачып җибәрде, ул «Бердәм Россия» - үз бурычларының башына һәрвакыт гражданнар мәнфәгатьләрен яклауны куйган илнең алдынгы партиясе, дип ассызыклады. «Партия үзенең хаклылыгын раслап, күп тапкырлар ихтыяр көчен күрсәтте, берләштерә торган көн тәртибен тәкъдим итте, аның нигезендә – кеше иреге һәм иминлеге, патриотизм, безнең традицион кыйммәтләр, көчле гражданлык җәмгыяте һәм көчле дәүләт», - дип билгеләп үтте Президент һәм партия эше өчен ориентир – кешеләрнең илдә булган агымдагы вәзгыять турындагы фикере, дип өстәде.
«Сезнең, безнең тарафдарларыбызның, нәрсәнедер эшләп бетермәскә, кайдадыр җиңел карарга, буш сүзләр артына яшеренергә, үз тотрыксызлыгыгызны һәм компетентсызлыгыгызны популизм белән яшерергә мораль хокукыгыз юк. Хәзер мин әйтәсе сүзләр бик мөһим: партиянең абруен, йөзен эчке, үз позициясе булган кешеләр билгели . Бу - теләсә кайсы сәяси көч эшчәнлегенең нигезе», - дип билгеләп үтте В.Путин. РФ башлыгы шулай ук партия ресурслары ачык, талантлы, актив, ватанпәрвәр гражданнарны алга этәрүгә юнәлдерелергә тиеш, дип ассызыклады.
2021 елда Дәүләт Думасына сайлау алды кампаниясе барышында партиянең өстенлекле юнәлешләре турында сөйләгәндә, В.Путин илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга зур игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады. «Кешеләр үз тормышларындагы уңай үзгәрешләрне сизсен һәм үзләре дә бу уртак эштә катнашсыннар, бөтен тырышлыгыбызның кеше тормышындагы уңай, сыйфатлы үзгәрешләргә юнәлдерелгәнлеген күрсеннәр өчен, барлык милли проектлар буенча зур нәтиҗәләргә ирешүгә игътибар бирүегезне сорыйм», - дип ассызыклады ул.
Пленар утырышта партия рәисе, РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев доклад белән чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, парламент сайлауларына программа эшләгәндә «Бердәм Россия» сайлаучылар тәкъдимнәренә актив таянырга тиеш, ә һәр төбәктә җирле лидерлардан һәм экспертлардан торган команда төзү зарур, ул программага үзгәрешләр әзерләү буенча эшне координацияләячәк. «Бердәм Россия» программасы нигезендә - ил Президенты Владимир Владимирович Путин курсы. Без ул билгеләгән өстенлекләргә таянабыз. Киләсе ел дәвамында без «Бердәм Россия»нең Дума кампаниясенә көч һәм мөмкинлекләрнең югары чорында килүе өстендә эшләргә тиеш. Моның өчен хәзер безгә үз тәҗрибәбезне тәнкыйть белән бәяләргә, бүгенге көн бурычларын исәпкә алып, партия программасын яңартырга кирәк. Кешеләрнең яңа ихтыяҗлары барлыкка килә. Гамәлдәге программада да, парламент сайлауларына барачак программада да аларны исәпкә алу мөһим. Аны эшләгәндә без сайлаучыларның тәкъдимнәренә актив таянырга тиешбез, дип саныйм», - дип ассызыклады Д.Медведев. Ул «Бердәм Россия» партиясе проектларын биш төп юнәлеш – сәламәтлек саклау, мәгариф, өлкән буынга ярдәм, яшь гаиләләргә ярдәм итү һәм шәһәр тирәлеген төзекләндерү буенча берләштерергә тәкъдим итте.
XIX съездда шулай ук тармак юнәлешләре буенча партия Генераль советының 6 эшче төркеме төзү, партиянең хокук саклау үзәген булдыру турында игълан ителде. Моннан тыш, «Бердәм Россия»нең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләренең яңа эш форматы тәкъдим ителде, анда теләгән һәркем партия проектларының гамәлгә ашырылуы турында белә яки партиягә керә ала.