(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче ноябрь, Алена Мирошниченко). Кичә Казан Башкарма комитетында «Иске шәһәр» территориясе префекты вазифасына сайлап алуның финал этабы узды. Шәһәр Мэры Илсур Метшин рәислегендәге эксперт советы утырышында алты кандидат Иске Татар бистәсен үстерүгә үз карашларын тәкъдим итте.
Префект вазифасына сайлап алу 21-нче октябрьдә башланды. Барлыгы 11 гариза кабул ителде. Сайлап алу финалистлары-Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары Роберт Гарипов, «Дорстрой Комплектация» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең генераль директоры, Казан шәһәре Думасы депутаты Рөстәм Рамазанов, КФУ аспиранты Рамил Садриев, «КогалымНИПИнефть» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең бораулау һәм тампонаж эретмәләр буенча фәнни-тикшеренү эшләре бүлеге башлыгы Марсель Фәттахов, Казан Башкарма комитеты Аппаратының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Илнур Шакиров, Казан шәһәре Торак сәясәте идарәсе башлыгының беренче урынбасары Ренат Шәмсетдинов.
Роберт Гарипов презентация барышында Иске Татар бистәсенә бизнес вәкилләрен җәлеп итү кирәклегенә басым ясады. «Бизнес - ул территория үсеше драйверы. Бизнес килсә, аннан янына кешеләр дә тартылачак», - дип саный Р.Гарипов. Ул эшмәкәрлек эше өчен яңа мәйданчыклар булдырырга тәкъдим итә: Тукай урамындагы «Кызыклы фән һәм техника йорты»нда фән һәм студентлар территориясе һәм Петцольд заводы һәм бертуган Крестовниковлар йорты базасында заманча мәдәният үзәге.
Икенче кандидат Рөстәм Рамазанов «Иске шәһәр» территориясен өч өлешкә бүлеп карарга тәкъдим итте: Иске Татар бистәсе, «Индустриаль Казан » һәм «Үзәк. Яшәү өчен мохит». Әлеге территорияләрнең һәрберсен үстерү буенча тәкъдимнәр арасында - Мехчылар мәдәният йорты базасында элеккеге технопарк, сәнәгать коворкингы бинасында «хәләл» стандартларына тулысынча җавап бирә торган заманча отель булдыру, шулай ук Колхоз базарын яшьләрне дә, бизнес вәкилләрен дә җәлеп итә торган сәүдә мәйданчыгына үзгәртеп кору.
КФУ аспиранты Рамил Садриев фикеренчә, иҗади киңлекне җанландырырга һәм «Иске шәһәр» территориясенә социаль юнәлешле коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларны җәлеп итәргә кирәк. Р.Садриев фикеренчә, префект бер үк вакытта ике юнәлеш буенча эшләргә – районны җирле халык өчен дә, туристлар өчен дә кызыклы итәргә тиеш.
Финалга чыгучылар арасына шулай ук Төмәннән килгән Марсель Фәттахов та керде. Ул, беренче чиратта, «Иске шәһәр» территориясендә туризмны үстерергә кирәк, дип саный. Соңыннан бу бирегә бизнесны да, девелопментны да җәлеп итәчәк.
Илнур Шакиров якындагы 10-15 елга префектура үсешенең алты юнәлешен күрә: архитектура, төзекләндерү, туризм, мәдәният, брендинг һәм җәмәгатьчелек белән эшләү.
Ә Ренат Шәмсетдинов, территорияне үстерү стратегиясен формалаштырганда, иң беренче чиратта бистәнең үзенә нәрсә кирәклегенә басым ясады. Аның фикеренчә, бу - татар эмиграциясе музее, Татар бистәләре ассоциациясе һәм экскурсоводлар белән эшләү.
Финалда катнашучыларны һәм алар тәкъдим иткән территорияне үстерү концепцияләрен Казан вице-мэры Евгения Лодвигова, Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Евгений Варакин, Кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Гөлнара Мусина бәяләде. Префект вазыйфасына билгеләү турындагы карар эксперт советы әгъзалары тәкъдим иткән концепцияләрне тикшергәннән соң кабул ителәчәк.
Исегезгә төшерәбез, элек «Иске шәһәр» территориясе префекты вазифасын биләгән Марат Усманов Яшел Үзән районы хакимиятенә яңа эшкә күчте.