(Казан
шәһәре KZN.RU, 25-нче ноябрь, Алена Мирошниченко). Моңа кадәр Казанның
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгының беренче
урынбасары булып эшләгән Роберт Гарипов «Иске шәһәр» территориясе префекты
вазыйфасына билгеләнде. Кадрлар чишелеше турында эшлекле дүшәмбе вакытында
шәһәр Мэры Илсур Метшин хәбәр итте. Аның тәҗрибәсе һәм шәһәр хуҗалыгы
проблемаларын белүе ачык сайлап алу барышында шушы кандидатны сайлау өчен төп
критерий булып торды, дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Казан Мэры билгеләп үткәнчә, Роберт Гариповның
карьерасы – республикада социаль лифтлар эше үрнәге. «Студент яшеннән ул спорт
комитетында эшли башлады, аннары икътисад комитетында бүлек башлыгы булды, зур
шәһәр округында сәнәгать предприятиеләре белән эшләде. Бер елдан артык иң
тәҗрибәле башлыкларның берсе Тимур Лазович (Алибаев, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин
районнары администрациясе башлыгы - мөх.иск.) җитәкчелегендә хезмәт итте.
Финалда ике кандидат арасыннан сайладык, әмма шәһәр хуҗалыгы проблемалары
буенча тәҗрибәсе булуы һәм әлеге өлкәне белүе аркасында Роберт Гариповка
өстенлек бирергә булдык», - дип аңлатты шәһәр башлыгы.
«Иске шәһәр» территориясе префекты вазыйфасына сайлап
алуның финал этабы узган атнада Башкарма комитетта узды. 21-нче октябрьдән башлап барлыгы
11 гариза кабул ителгән. Финалга чыгучылар арасында Роберт Гариповтан тыш тагын
5 кеше бар иде: «Дорстрой Комплектация» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль
директоры, Казан шәһәр Думасы депутаты Рөстәм Рамазанов, КФУ аспиранты Рамил
Садриев, «КогалымНИПИнефть» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең бораулау һәм
тампонаж эретмәләр буенча фәнни-тикшеренү эшләре бүлеге башлыгы Марсель
Фәттахов, Казан Башкарма комитеты Аппаратының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый
оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Илнур Шакиров, Казан шәһәре
Торак сәясәте идарәсе башлыгының беренче урынбасары Ренат Шәмсетдинов.
«Казандагы тормышны, бигрәк тә шәһәр тарихы кебек
катлаулы юнәлешләрдә яхшы якка үзгәртергә теләүчеләр саны күп булуы сөендерә.
Без финал өлешенә дүрт дәгъвачы чыгачак дип килештек, әмма эксперт комиссиясе
алты кандидатны тыңларга тәкъдим итте. Үкенмәдек – кызыклы фикерләр ишеттек,
шулай ук дәгъвачыларның үз алларына куйган максат һәм бурычларын кызыксынып
тыңладык», - дип ассызыклады Илсур Метшин һәм мондый сайлап алуларда
җиңелүчеләр юк, дип өстәде. Хакимият вәкилләре өчен бу - уйлану һәм фикерләү
өчен сәбәп, ә катнашучылар өчен кадрлар резервына керү мөмкинлеге. Моннан тыш,
шәһәр башлыгы яңа префектка финалда яңгыраган тәкъдимнәрне игътибар белән
карарга һәм аларны тормышка ашыру мөмкинлекләрен өйрәнергә тәкъдим итте.
И.Метшин фикеренчә, нәкъ менә шундый чаралар талантлы
кешеләрне ачыкларга ярдәм итә, алар соңыннан Башкарма комитет командасына
керергә мөмкин. «Яшьләрнең үсәргә, үзгәрергә, нәрсәгә дә булса ирешергә теләге
булуы бик яхшы. Әмма теләктән тыш, белем һәм тырыш хезмәт кирәк. Бүген дөньякүләм
базарда үзеңне тормышка ашырып була торган тәкъдимнәр җитәрлек», – дип нәтиҗә
ясады шәһәр Мэры.