(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче октябрь, Алинә Бережная). Бүген Казанның юл хезмәтләре кышкы эш режимына күчте. Кыш көне шәһәрне җыештыру эшенә 550 берәмлек кар чистарту техникасы җәлеп ителәчәк, шул исәптән 132 катнаш юл машинасы һәм 103 трактор щеткасы. Казан Мэры Илсур Метшин «Трест«Горводзеленхоз» муниципаль унитар предприятиесенең кышкы чорга әзерлеген бәяләде, ул тагын дүрт генподрядчы оешма белән бергә юлларны карап тоту өчен җавап бирә. Республика һәм шәһәр массакүләм мәгълүмат чаралары катнашындагы матбугат туры барышында шәһәр башлыгы яңа махсус техниканың маневрлыгын бәяләде һәм предприятие хезмәткәрләре белән аралашты.
«Кар безнең өчен көтелмәгән хәл булмаячак»
«Трест «Горводзеленхоз» муниципаль унитар предприятиесе Вахитов һәм Идел буе районнары территориясендә 7 млн квадрат метр мәйданда юлларны карап тоту өчен җавап бирә. Предприятиенең баш инженеры Радик Саттаров Мэрга предприятиенең кышны каршы алырга әзер булуын җиткерде. Районнарда юлларның чисталыгын 30 катнаш юл машинасы, 33 трактор щеткасы, 21 төягеч һәм 7 кар төягеч тәэмин итәчәк. «Кар безнең өчен көтелмәгән хәл булмаячак - без көн саен синоптиклардан һава шартлары турында мәгълүмат алабыз. Бүген кайбер машиналар бездә әле җәйге режимда эшли, катнаш юл машиналарын яңадан җиһазландыру дәвам итә, аларда су сибү системасын кар өю системасына алмаштыралар», - дип сөйләде Р.Саттаров. Моннан тыш, быел предприятие автопаркы 9 мини-трактор һәм 3 city cat себерү-җыю машинасы белән тулыланды.
Яңа техниканың маневрлылыгын тикшерүдә катнашкан Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин бәяләде. Ул сити-кэт руле артына утырып карады, шуннан соң үз бәясен бирде: «Уңайлы, җитез».
«Казаннан Хельсинкига кадәр»
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары-Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Казан Мэрына яңа махсус техника күрсәтеп, кышкы сезонга шәһәрне чистарту өчен өстәмә рәвештә 25 мини-трактор һәм ел әйләнәсендә эшләргә яраклы 10 махсус тротуар җыю машинасы сатып алынды, дип сөйләде. «Узган ел тротуарларның торышы буенча шикаятьләр күп булды. Быел без тиешле чаралар күрдек, хәзер барлык җәяүлеләр тротуарларын, туристлык маршрутларын мини-тракторлар чистартачак. Бу урам-юл челтәрен карап тотуны яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк», – дип сөйләде И.Куляжев һәм бу кышта техника 1900 чакрым юлларны кардан чистартачак - бу Казаннан Хельсинкига кадәр ераклык дигән сүз.
Казан Мэры билгеләп үткәнчә, ТР Президенты ярдәме белән сатып алынган яңа техника автобус тукталышларын, тротуарларны, туристик маршрутларны, шулай ук шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрен тиешле тәртиптә тота алачак.
- Бөтен техника кышкы сезонга әзерме? - дип сорады Илсур Метшин Игорь Куляжевтан.
- Хәзерге вакытта машиналарны яңадан җиһазландыру 90%-ка тәмамланды. Кайбер техника юлларны юуда һәм төзекләндерү объектларында кулланыла, – дип аңлатты И.Куляжев.
«Кышны яхшы коралланып каршылыйк»
Шәһәр Мэры шулай ук предприятие хезмәткәрләре белән аралашты, кышны нинди кәеф белән каршы алырга җыенуларын сорады.
- Мин эшләгән беренче машина ЗИЛ булды, хәзер машиналар бик уңайлы. Кышка әзерләр, - дип җавап бирде катнаш юл машинасы йөртүчесе Рөстәм Хафизов һәм юлларны җыештыруны барыннан да ешрак тротуарларда калдырылган машиналар авырлаштыра, дип билгеләп үтте.
Кышка бозлавыкка каршы материал да әзерләнгән – предприятие 15 мең тонна ком-тоз катнашмасы һәм 2 мең 600 тонна реагент сатып алган. Шәһәр юлларын бозлавыкка каршы эшкәртү өчен барлыгы 75 мең тонна ком-тоз катнашмасы һәм 6,5 мең тонна реагент әзерләнгән. Ел ахырында тагын 13 мең тонна реагент сатып алу планлаштырыла, дип аңлатты И.Куляжев.
«Барлык предприятиеләр дә әзер. Һәр бозлавык – шәхси автотранспорт санының артуын исәпкә алып, транспортка зур йөкләнеш, әмма төзекләндерү предприятиеләренең көйле эше һава торышы таләп иткән бурычларны үтәргә мөмкинлек бирә, - диде И.Метшин. – Теләсә нинди кар һөҗүменә без әзер, әмма шуны аңларга кирәк: берәү дә карны очып барган көенә тотып барырга вәгъдә итми – теләсә кайсы юлның норматив җыештыру сроклары бар, без аларны Казанда тагын да катгыйрак урнаштырдык».
Техниканы карауда шулай ук «Трест«Горводзеленхоз» муниципаль унитар предприятиесе идарәчесе Роза Җәббарова, Казан районнары администрацияләре башлыклары һәм башкалар катнашты.
Кышкы чорда җыештыру буенча районнарның диспетчерлык хезмәтләре:
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы – 8 (843) 555-07-96;
Вахитов һәм Идел буе районнары - 8 (843) 277-82-57;
Киров һәм Мәскәү районнары - 8 (843) 554-33-50;
Совет районы - 8 (843) 295-77-05.