(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь, Алена Мирошниченко). Бүген Казан Башкарма комитетында шәһәр Мэры Илсур Метшин һәм «Газпром газомоторное топливо» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Олег Мелехин Казан пассажир транспортының газ-мотор ягулыгына күчүе, шулай ук газ-мотор инфраструктурасын тарату турында фикер алыштылар.
«Газпром» вәкиленә Казанның газ-мотор ягулыгындагы техника паркы турында сөйләделәр. Татарстан Республикасы сатып алынган газ-мотор ягулыгындагы техника саны буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында лидерларның берсе булып тора. 2013 елдан башлап Татарстан Республикасында барлыгы 1200 газ-мотор транспорт чарасы сатып алынды. 2018 елда «Газ-мотор ягулыгы сыйфатында табигый газны куллануны киңәйтү» федераль программасы һәм «2013-2023 елларга ТР да газ-мотор ягулыгы базарын үстерү» республика программасы кысаларында Казанның автотранспорт предприятиеләре зур сыйдырышлы, түбән идәнле 82 автобус һәм 22 урта сыйдырышлы. түбән идәнле автобус алдылар.
Бүгенге көндә пассажирлар ташуның 15%-ы гына газ-мотор автобусларында гамәлгә ашырыла. И.Метшин һәм О.Мелехин шәһәр җәмәгать транспортының газ-мотор ягулыгына тулысынча күчүе, шулай ук табигый газда коммуналь техника сатып алу мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
Моннан тыш, газ заправкасы объектлары төзелеше өчен участоклар бүлеп бирү дә очрашуның мөһим мәсьәләсе булды. Бу компримацияләнгән табигый газга сорау арту белән бәйле. Хәзерге вакытта «Газпром газомоторное топливо» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Васильченко, Адоратский урамнарында һәм шулай ук Дәрвишләр бистәсенә таба юнәлеш буенча Себер трактында аларны төзү мөмкинлеген карый.
Очрашуда шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, аның урынбасарлары Радик Шәфигуллин, Илдар Шакиров һәм Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков катнашты.