(Казан шәһәре
KZN.RU, 26-нчы февраль, Ксения Швецова). Казанда 2012 елдан 1981 елдан артык
төзелгән 137 мәктәп ремонтланган. Ә балалар бакчаларын капиталь ремонтлау
программасы старт алган вакыттан бирле - 34 балалар мәктәпкәчә белем бирү
учреждениесе. Быел капиталь ремонт 30 яшьтән өлкәнрәк 16 балалар бакчасында
узачак, Казан Мэры Илсур Метшин бүген Ратушада узган Казан шәһәр Думасының
XXXII сессиясе утырышында планнар турында сөйләде.
Татарстан
башкаласында мәгариф учреждениеләрен ремонтлауга республика бюджетыннан 5 млрд.
сумга якын акча тотылган.
Казанда барлыгы
1983 елга кадәр төзелгән 186 балалар бакчасы ремонтка мохтаҗ. "Капиталь
ремонт программасына өстәмә эш төрләрен керткәннәре өчен зур рәхмәт: янгын чыгу
юлларын урнаштыру, азык-төлек блокларын яңарту, элмәләрне, эчке юлларны һәм
киртәләрне ремонтлау", - дип Казан Мэры Рөстәм Миңнехановка рәхмәт
белдерде.
2019 елга 16
мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен һәм бер мәктәпне ремонтлау программасы
әзерләнгән. Киләсе 5 елны (2024 елга кадәр) исәпкә алып, 23 мәктәп, 201 балалар
бакчасына капиталь ремонт ясарга кирәк булачак (ул вакытка әлеге биналарга
30 ел була).
Капиталь ремонт
белән беррәттән шәһәрдә яңа мәгариф учреждениеләре төзелеше дә дәвам итә. Шулай
итеп, узган елда 3 мәктәп файдалануга тапшырылган, ә бүген тагын ике мәктәп
төзелә, дип искәртте И.Метшин һәм 2018 елда Казанда 3 яңа балалар бакчасы
төзелүен әйтте.
"Мәгариф
объектлары төзелешенең җитди темпларына карамастан, алар барыбер җитми. 10 ел
эчендә беренче сыйныф укучылары саны 2 тапкырга арткан. 2019 елда без 19 меңгә
якын беренче сыйныф укучысын көтәбез", - дип билгеләде Мэр һәм бүгенге
көндә мәктәпләрнең 40% ике сменада эшли, 18 меңнән артык бала шундый режимда
белем ала, дип өстәде.
Моннан тыш,
балалар бакчаларына 53 меңгә якын бала чиратта тора, аларның күбесе – 1 яшьтән
3 яшькә кадәрге балалар. ТР Президенты инициативасы һәм ярдәме белән 11 балалар
бакчасы төзелә башлады, тагын 20 балалар бакчасы төзү планлаштырыла.
"Безнең республикада
балалар бакчалары төзү буенча зур программа гамәлгә ашырыла. Федераль өлеш
әлеге акчаларда 30% да ким, республика бюджетыннан без зур акчалар юнәлтәбез.
Якын арада без бу проблемаларны хәл итәчәкбез һәм 2021 елга кадәр күп санда
объектлар төзибез", - дип билгеләп үтте ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.