(Казан шәһәре
KZN.RU, 24-нче гыйнвар). Бүген Татарстанда 2019 елда WorldSkills чемпионатына
әзерлек буенча актив эш алып барыла. "Безнең бурыч – чемпионатны сыйфатлы
югары дәрәҗәдә уздыру", – дип белдерде бүген Татарстан Республикасы
Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елда Казанда WorldSkills стандартлары буенча
һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру
комитеты утырышында. Чара Казан Ратушасында узды. Утырышта шулай ук Россия
Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова, Татарстан Республикасы
Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин, "Яшь
профессионаллар" (Ворлдскиллс Россия) берлеге генераль директоры Роберт
Уразов һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов
билгеләп үткәнчә, Казанда оештыру комитетының күчмә утырышын уздыру –
Worldskills чемпионатына әзерлек барышы белән танышу, объектларны карау, шулай
ук халыкара оешма җитәкчелеге һәм катнашучы илләр делегацияләре белән очрашу
өчен яхшы мөмкинлек.
Татарстан
Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, 200 көннән Казанга беренче кунаклар
киләчәк: "Бүген без чемпионатның яңа символы булачак вакытны киредән
санаучы стеланы ачтык, ул Казанга тагын да күбрәк туристларның игътибарын җәлеп
итәчәк".
Рөстәм Миңнеханов
хәбәр иткәнчә, дөнья чемпионатына әзерлек график буенча бара. Ул
куркынычсызлыкны тәэмин итү, ачылу һәм ябылу тантаналары объектын сайлау, шулай
ук Универсиада авылын куллану мәсьәләләре буенча кабул ителгән карарлар өчен РФ
Хөкүмәтенә рәхмәт белдерде. Шулай ук ул тармак мәсьәләләрен хәл итү буенча
федераль хакимият органнарыннан һәм Россия төбәкләреннән килгән хезмәттәшләренә
– волонтерлар әзерләүдә, флаглар эстафетасында һәм килүчеләр төркемнәрендә
оештырылган актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
"Бүген без
чемпионатның төп объектын – "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәген
һәм өстәмә корылмаларны карадык. Алар барысы да үтәлде. Моннан тыш, билгеләнгән
вакытка тагын 50 мең квадрат метр тент корылмалары монтажланачак. Тулаем
алганда, әлеге зур комплексны рәсмиләштерү эшен без төгәлләдек һәм чемпионат
дирекциясенең барлык объектларын да тапшырдык", - дип хәбәр итте Рөстәм
Миңнеханов.
Ул өстәгәнчә,
киләсе этап – комплексны тестлаштыру. Бу максатта "Казан Экспо"
базасында берничә чара үткәрү планлаштырыла: конференцияләр, семинарлар,
тәкъдир итү-күргәзмә чаралары һәм башкалар. Төп тест Казанда агымдагы елның
маенда "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Россия) милли чемпионатын
уздыру булачак.
Рөстәм Миңнеханов
сүзләренә караганда, вакытлыча билгеләнгән биналарның һәм корылмаларның киләчәк
язмышы аерым игътибарга лаек. Ул мирас программасын эшләү өлешендә Татарстанның Универсиада, су спорт төрләре
буенча дөнья чемпионаты һәм футбол буенча дөнья чемпионаты тәҗрибәсе аклавын
билгеләп үтте.
Татарстан
Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, чемпионатның ярышлар программасы
чагыштырмача кыска булуга карамастан, катнашучылар һәм делегатларның тору чоры
2,5 атнага якын тәшкил итә. "Сан күрсәткечләре - тукландыру мәсьәләләре,
номер фондын, медицина тәэмин итүне, кунакчыллык сервислары, транспорт - кыска
вакыт эчендә күп санда ресурслар туплауны таләп итә, бу һәрвакытта да кабул
ителгән финанс нормативларына туры килми", – диде Рөстәм Миңнеханов һәм
дөнья чемпионаты өчен финанс нормативларының исемлеген актуальләштерергә
тәкъдим итте.
Чемпионатта
катнашучыларны Россия Федерациясе территориясенә визасыз керүне тәэмин итү
мәсьәләсе мөһим булып кала. "Делегацияләр әгъзаларының һәм чемпионатта
катнашучыларның башка категорияләре өчен дөнья чемпионатында чит ил
катнашучыларына визасыз керү һәм чыгу хокукын бирә торган рөхсәт документы
сыйфатында аккредитация таныклыгы формасын һәм документка карата таләпләрне
расларга кирәк", - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.
Үз чиратында
Татьяна Голикова хәбәр иткәнчә, Россиянең Worldskills хәрәкәтенә кергәннән соң
ил сыйфатлы кадрлар әзерләү проблемасын хәл итүгә бер адым якыная башлады. Урта
һөнәри белем бирүгә ихтыяҗ артты: көллиятләрне сайлый торган укучылар өлеше 59%
кадәр арткан. 2014 елда бу күрсәткеч 3,2 % җиткән иде. 914 ил колледжларында дөнья дәрәҗәсендә җиһазландырылган остаханәләр булдырылган. 2024 елга кимендә 5
мең мастерскойны җиһазлау планлаштырыла. Урта һөнәри белемле белгечләрне эшкә
урнаштыру өлеше үсеше билгеләнә – 2017 елда 55,5 проценттан 2018 елда 61,8% кадәр.
"Без бүген
"Казан Экспо" күргәзмә үзәген, Worldskills авылын карадык, безгә бу
чарада катнашучыларда булачак барлык мөмкинлекләр дә күрсәтелде. Безнең бәяләү
буенча һәм WorldSkills җитәкчелеген тәкъдим итүче чит ил коллегаларыбыз
бәяләвенчә, Россиянең чемпионатны уздыруга әзер булуын дәлилли торган бик зур
эш башкарылган", – диде РФ вице-премьеры.
Аның сүзләренә
караганда, ярышлар барышында Россия җыелма командасына зур өметләр баглана.
"Без бөтен көчебезне командабыз, экспертларның әзерлегенә юнәлдерергә
тиеш. Шуңа күрә мин үз компетенцияләрегез кысаларында барлык кирәкле эшләрне
эшләргә чакырам", - дип өстәде Татьяна Голикова.
Шулай ук бүген
Рөстәм Миңнеханов, Татьяна Голикова һәм WorldSkills International президенты
Саймон Бартли катнашында эшлекле киңәшмә узды. Очрашуда катнашучылар чемпионат
белән бәйле актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР
Президенты матбугат хезмәте.