(Казан шәһәре
KZN.RU, 25-нче гыйнвар, Ксения Швецова). Бүген Ратушада партиянең җирле бүлеге
Секретаре, Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин рәислегендә узган "Бердәм
Россия" партиясенең Казан җирле бүлеге сәяси советы утырышында шәһәр халкы
тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән әһәмиятле проектларны тормышка ашыру турында
фикер алыштылар. Җирле сәяси советның 35 әгъзасы арасыннан утырышта 30 кеше
катнашты, тиешле карар кабул итү өчен кворум бар иде.
Утырышны ачып,
шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, узган 2018 ел төрле вакыйгаларга бай булды.
Шуларның берсе - футбол буенча дөнья чемпионаты. "Казанга килгән
кунакларның соклану хисләре республика башкаласының җәлеп итүчәнлеге, ачыклыгы
артуын дәлилли. Шәһәр төзекләндерелгән скверлар, парклар белән бизәлгән,
казанлыларның тормыш сыйфатын яхшыртучы күп кенә социаль программалар һәм
проектлар гамәлгә ашырылган", - дип билгеләде Мэр.
Узган ел
партиянең җирле бүлегендә барлыгы 10 федераль, 6 төбәк һәм 21 җирле проект
гамәлгә ашырылган. "Шәһәр мохите", "Өлкән буын" һәм
"Ныклы гаилә" кебек федераль инициативалар аерым үсеш алды, ә
шәһәрлеләр арасында "Игелекле Казан", "Иске Казан"
проектлары аеруча әһәмиятле булып чыкты.
"Аларның
күбесе турыдан-туры шәһәр халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән,
гомуми эшкә якын булуны һәм гражданлык хисе тәрбияли", - дип билгеләп үтте
"Бердәм Россия" партиясенең Казан җирле бүлекчәсе башкарма комитеты
җитәкчесе Ольга Воронова. Узган ел "Сәяси лидер" кадрлар проекты эшли
башлады, дип искә төшерде ул һәм бүгенге көндә шәһәрнең күренекле, амбициоз
белгечләр арасыннан 19 вәкил анда катнашуын өстәде.
Җирле
"Сәламәт мәктәп" партия проекты зур тәрбия потенциалына ия, ул
укучыларны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән, дип билгеләп үтте
О.Воронова. Бүген аңа Казанның 20-гә якын мәктәбе кушылган.
2018 елда ике
конкурс нәтиҗәләре буенча грантлар бирү өчен Татарстанның 118 коммерцияле
булмаган оешмасы проектын үстерүгә 174 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән,
җиңгән проектларның 60-тан артыгы – Казан шәһәреннән.
Быел 21 урынына
җирле 18 партия проекты буенча эшләү планлаштырыла. Исемлеккә кермәгән
проектлар үз бурычын үтәделәр яки зурракка берләштерелде, дип аңлатты спикер.
"Безгә "Кунакчыл Казан" кебек яңа проектларны үстерү буенча
эшләргә туры киләчәк. Без Казанны Россиянең иң кунакчыл шәһәре итәргә
юнәлдерелгән шәһәрлеләрнең инициативалы төркемнәрен формалаштыруга игътибар
бирәбез", - диде партиянең Казан җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе.
"Алда эшләр
күп, аның нәтиҗәсе безнең көчтән торачак. Бары тик тырыш хезмәт, кешеләрнең
ихтыяҗларына ихлас игътибар, аларның проблемаларын хәл итәргә әзер булу белән
генә сайлаучыларның абруена һәм ышанычына лаек булырга мөмкин", - дип
нәтиҗә ясады И.Метшин.
Депутатлар шулай
ук "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең XVIII съездының эш
нәтиҗәләре, фракциянең агымдагы елга эш планы һәм башка оештыру мәсьәләләре
турында фикер алыштылар.