(Город Казань
KZN.RU, 24-нче гыйнвар, Алинә Бережная). Бүген Казанның Бауман урамында
WorldSkills дөнья чемпионаты стартына кадәр вакытны киредән санаучы стела
ачылды. Эшләтеп җибәрү төймәсенә бер үк вакытта РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары
Татьяна Голикова, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин,
WorldSkills International президенты Саймон Бартли, WorldSkills Russia генераль
директоры Роберт Уразов, “Росатом” атом энергиясе буенча дәүләт корпорациясе
генераль директоры Алексей Лихачев бастылар.
Татьяна Голикова
чемпионатның эшче һөнәрләрне популярлаштыру өчен зур әһәмияткә ия булуын
билгеләп үтте. "Сез беләсезме, соңгы вакытта Россия хөкүмәте эшче
һөнәрләргә зур игътибар бирә, һәм бу чемпионатны уздыру – яшьләр өчен үзләрен
күрсәтү өчен тагын бер мөмкинлек”, – диде Т.Голикова һәм Казанны шундый
масштаблы ярышлар үткәрү белән котлады.
ТР Президенты
Рөстәм Миңнеханов РФ хөкүмәтенә, ил Президентына ышаныч белдерүләре һәм республикада
дөнья чемпионатын уздыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. "200 көннән
безгә кунаклар килә башлаячак, һәм без аларны лаеклы каршы алырга,
кунакчыллыгыбызны, гореф-гадәтләребезне күрсәтергә тиеш, шуңа күрә безгә
уңышлар телим”, - дип теләде Рөстәм Миңнеханов.
Казан WorldSkills
эшче һөнәрләре дөнья чемпионатын уздыру хокукын алган мизгелдән 1264 көн узды,
ә ярышларны ачу тантанасына кадәр нибары 209 көн калды, дип искә төшерде
WorldSkills International президенты Саймон Бартли. "WorldSkills ярышлары
яшь кешеләрнең күнекмәләрен һәм осталыкларын аларның тормышын үзгәртергә
сәләтле икәнен күрсәтә. Биредән үткәндә һәм сәгатьләрне күргәндә, бу хакта уйлагыз.
WorldSkills бик күп яшьләр өчен зур әһәмияткә ия”, - дип өстәде ул.
Шуннан соң
кунаклар WorldSkills чемпионатына кадәр калган вакытны киредән санаучы сәгатьне
эшләтеп җибәрделәр. Шулай ук бүген Бауман урамында эшче һөнәрләр чемпионатының
тагын бер илчесе тәкъдим ителде. Ул Россия шеф-пешекчесе һәм телетапшырулар
алып баручы Константин Ивлев булды.
Искәртергә кирәк,
WorldSkills Competition 2019 һөнәри осталык буенча 45-нче дөнья чемпионаты
Казанда 22-27 августта үтә. Анда дөньяның 60 иленнән 1600 конкурсант каташачак
һәм 56 компетенциядә көч сынашачак.