(Казан шәһәре
KZN.RU, 13-нче декабрь). Казан Ратушасында өченче чакырылыш Казан шәһәр
Думасының XXX сессиясе башланды. 49 депутатның 44-е бар, карарлар кабул итү
өчен кворум бар. Утырышны Казан Мэры Илсур Метшин үткәрә.
Сессия эшендә
шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм
ведомстволары вәкилләре, Казан Башкарма комитетының җитәкчеләре һәм вазыйфаи
затлары һәм башкалар катнаша.
Депутатлар 11
мәсьәләне караячак:
Казан шәһәре
муниципаль берәмлегенең 2019 елга һәм 2020-2021 елларның планлы чорына бюджеты
турында;
Казан шәһәре
Думасының "Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2018 елга һәм 2019-2020
елларның планлы чорына бюджеты турында"гы карарына үзгәрешләр кертү
турында;
Казан шәһәренең
социаль ипотека программасы буенча торак алуда кичекмәстән ярдәмгә мохтаҗ яшәүчеләре
турында;
Казан шәһәре
Думасының Казан шәһәре Башкарма комитетының структур бүлекчәләре турында аерым
карарларына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәренең
Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары
зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр
Думасының "Казан шәһәр округының шәһәр төзелешен проектлаштыру җирле
нормативлары турында"гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре
муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре
Думасының 2019 елга эш планы турында;
Округларда
сайлаучылар алдында хисаплар турында;
Оештыру
мәсьәләсе;
Төрлеләр.