(Казан шәһәре
KZN.RU, 12-нче декабрь, Алинә Бережная). Казанның Үзәк стадионы
WorldSkills-2019 эшче һөнәрләр дөнья чемпионатын ачу һәм ябу тантаналарының
рәсми мәйданчыгы булачак. Казан Мэры Илсур Метшин катнашында узган күчмә
киңәшмә барышында алда торган тантаналарны әзерләү һәм уздыруның актуаль
мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Һөнәри осталык
буенча WorldSkills стандартлары буенча дөнья чемпионаты дөньяның 60-тан артык
иленнән яшь профессионалларны җыячак, катнашучылар 56 компетенциядә ярышачак.
24 мең кеше кабатланмас тамашаны күрә алачак - Үзәк стадион шулкадәр тамашачы
сыйдыра ала. Чемпионатлар уздыру тәҗрибәсендә беренче тапкыр дөнья чемпионатын
ачу тантанасына катнашучылар гына түгел, казанлылар да, башкала кунаклары да
бара алачак. "Стадионның сыйдырышлыгы 24 мең кеше, шуларның 12 мең урыны
WorldSkills клиент төркеме өчен биреләчәк, билетларның икенче яртысы
тамашачылар арасында гамәлгә ашырылачак. Мондый мөмкинлек аркасында тамашаны
барлык теләүчеләр дә карый алачак", - дип сөйләде Илсур Метшинга Спорт һәм
социаль проектлар дирекциясе генераль директоры урынбасары Михаил Леонов һәм бу
WorldSkills International өчен беренче тәҗрибә, элек ачылыш тантанасына
билетлар сатылмаган иде.
Ачылыш тантанасы
3 сәгать дәвам итәчәк, тантанага эләкмәүчеләр өчен Интернетта турыдан-туры
трансляция оештырылачак. Михаил Леонов сүзләренә караганда, 500-ләп артист
катнашкан тамаша төрле махсус эффектларга һәм интерактив вакыйгаларга бай
булачак. Тамашаның сюжеты хәзерге вакытта эшкәртелә.
Михаил Леонов
шулай ук Үзәк стадионда масштаблы чарага әзерлек барышы турында сөйләде.
Мәйданчыкта инженерлык челтәрләрен һәм Үзәк стадионның кайбер объектларын
ремонтлау планлаштырыла. Казан Мэры билгеләп үткәнчә, ремонт эшләре вакытында
югары сыйфатлы материаллар кулланылырга тиеш. "Үзәк стадионда зур күләмле
чаралар - Россия чемпионатлары, Европа Кубоклары уза, монда тренировкалар
базасы булырга тиеш", - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Киңәшмәдә шулай
ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров,
Вахитов һәм Идел Буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Физик
культура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова, Казан Башкарма комитеты
Аппаратының спорт проектларын гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Роман Ивачев
катнашты.
Исегезгә
төшерәбез, WorldSkills 45-нче дөнья чемпионаты Казанда 2019 елның 22-27 август
көннәрендә узачак.