(Казан шәһәре
KZN.RU, 13-нче декабрь, Ксения Швецова). Бүген Ратушада уза торган Казан шәһәр
Думасының XXX сессиясе утырышында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин шәһәр
үсешенә зур өлеш керткән казанлыларга республика һәм шәһәр бүләкләрен тапшырды.
Шулай ук FIFA-2018 футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру нәтиҗәләре буенча
шәһәрлеләр бүләкләнде.
Казан Башкарма
комитеты җитәкчесе Денис Калинкинга, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары
Радик Шәфигуллинга, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей
Мироновка, "Туризмны үстерү комитеты" МКУ директоры Дарья
Санниковага, Башкарма комитет Аппаратының спорт проектларын тормышка ашыру
бүлеге башлыгы Роман Ивачевка, "ПАТП №4" МУП директоры Айрат
Исхаковка ТР Президентының Рәхмәте белдерелде.
"ПАТП-2"
МУП директоры Альберт Мөхәммәтшинга Татарстан Республикасы Министрлар
Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Транспорт
комитеты рәисе Айдар Габделхаковны Казан Мэрының Рәхмәт хаты белән
бүләкләделәр.
Шулай ук намуслы
хезмәте һәм шәһәрнең архив эшен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен һәм Россия
архив хезмәтенең 100 еллыгы уңаеннан "Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга
лаеклы хезмәте өчен" мактау билгесен шәһәр Башкарма комитеты Аппараты
муниципаль архив идарәсенең Казан Архив фонды белән эшләү бүлеге башлыгы
Земфира Исхаковага тапшырылды.
Күпьеллык намуслы
хезмәте һәм һөнәри эшчәнлектәге казанышлары өчен "Казан шәһәре файдасына
башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен" мактау билгеләре белән Авиатөзелеш
һәм Яңа Савин районнары администрациясенең опека һәм попечительлек бүлеге
башлыгы Ирина Митченкова һәм шәһәрнең хуҗалык-транспорт идарәсе машина
йөртүчесе Валерий Николаев бүләкләнде.
Озак еллар
намуслы хезмәте һәм балаларга өстәмә белем бирү системасын үстерүгә керткән
өлеше өчен Казанның Мактау грамотасын 9-нчы балалар сәнгать мәктәбенең скрипка
классы буенча укытучысы Людмила Закирҗановага тапшырдылар.