(Казан шәһәре
KZN.RU, 14-нче сентябрь). Казанга Daric Investment Group инвестицион холдинг
компаниясе делегациясе килде. Ике республиканың хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре
хакында бүген ТР Хөкүмәте Йортында үткән очрашуда фикер алыштылар. Очрашу ТР
Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашында үтте.
“Республикабызның
Иран белән багланышлар тәҗрибәсе бай. Үзара рәсми һәм бизнес делегацияләре сәфәрләре
оештырыла. Казанда ун елдан артык илегезнең генераль консуллыгы эшли, - дип
белдерде Татарстан башлыгы. Ул өстәгәнчә, Татарстанның Daric Investment Group
белән конструктив мөнәсәбәтләр формалаша. Сентябрь аенда Daric төркеменә кергән
ATA Airlines авиакомпаниясе Казан белән Тәһран арасында авиарейс ачты.
Daric Investment
Group идарәсе рәисе Мөхәммәд Реза Зонузи Мотлага билгеләгәнчә, Татарстанның
сәнәгый, икътисадый һәм инвестицион мөмкинлекләре зур. "Без сезгә Иран
төньяк-көнбатыш сәнәгатьчеләре һәм бизнесы берлеген тәкъдим итәбез. Алар
Татарстан вәкилләре белән хезмәттәшлек итүне оештырырга әзер", - диде ул.
Daric Investment
Group идарәсе рәисе һәм милекчесе Мөхәммәд Реза Зонузи Мотлага билгеләп
үткәнчә, Татарстанның сәнәгый, икътисадый һәм инвестицион мөмкинлекләре зур.
"Без сезгә Иран төньяк-көнбатыш сәнәгатьчеләре һәм бизнесы берлеген
тәкъдим итәбез. Алар Татарстан вәкилләре белән хезмәттәшлек итүне оештырырга
әзер", - диде ул, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Чарада ТР Туризм
буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы
министры Ленар Сафин һ.б. катнашты.
Daric Investment
Group – инвестицион девелопер компаниясе, Иранның төньяк-көнбатышында иң эре инвестицион
компанияләрнең берсе. Төркем авиация, металлургия, тау эше, төзелеш, машина
төзелеш, спорт, мәгариф һәм башка өлкәләрдә эшли.