(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче сентябрь). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин
"Бакчачылар көне-2018" авыл хуҗалыгы ярминкәсе һәм күргәзмәсендә
булдылар. Ярминкә "Казан" агросәнәгать
паркында узды.
Рөстәм Миңнеханов
һәм аны озата йөрүче затлар авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсен карадылар.
Чара Татарстан Республикасында бакчачылык һәм яшелчәләр үстерүне популярлаштыру
максатыннан уздырыла.
Искәртеп үтәргә
кирәк, “Бакчачылар көне” күргәзмәсен булдыруда Югары Ослан, Түбән Кама, Питрәч,
Тукай, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Әлмәт муниципаль районнары, шулай ук Казан һәм
Яр Чаллы шәһәрләре катнашты. Алар әйдәп баручы коммерцияле булмаган бакчачылык
ширкәтләренең продукциясен, бакча инвентаре, авыл хуҗалыгы техинкасы, үсентеләр
тәкъдим иттеләр, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Чарада
катнашучыларны сәламләп, Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, бакчачылар – фидакарь
хезмәт итүче кешеләр. "Без аларның ничек зур булмаган кишәрлекләрендә
хезмәт итүләрен һәм зур казанышларга ирешүләрен күрәбез", - дип
ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
"Бүген
республика бакчачыларга күрсәткәм ярдәм аларга кирәк. Бу – инфраструктура
булдыру, электр энергиясе һәм су белән тәэмин итү, юллар төзү. Моннан тыш, үзара
салым да бакчачыларга ярдәм итәчәк", - диде Татарстан Президенты.
Алга таба
кунаклар авыл хуҗалыгы продукциясе белән таныштылар. Шуннан соң ТР Президенты
һәм Казан Мэры җитештерүчеләр һәм ярминкә кунаклары белән аралаштылар.
Искәртергә кирәк,
15 сентябрьдән 29 декабрьгә кадәр Татарстанда шимбә көннәрендә үтә торган традицион
авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Түбән бәяле авыл хуҗалыгы продукциясе Казанда
һәм Яр Чаллыда сатыла. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат
хезмәте хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгы продукциясеннән кала, ярминкәләрдә көндәлек
кирәк-яраклары да алып булачак. Атна саен уза торган ярминкәләрдән тыш көн саен
универсаль ярминкәләр үтә. Аларның адреслары белән Кулланучылар базары интернет
битендә танышырга мөмкин.