(Казан шәһәре
KZN.RU, 14-нче сентябрь, Екатерина Виславская). 6 номерлы “Савиново” полиция
бүлеге хезмәткәрләре Ф.Амирхан пр., 71а адресы буенча урнашкан бинада капиталь
төзекләндерүдән соң эшкә керештеләр. “Өй туе” белән хокук сакчыларын Казан Мэры
Илсур Метшин һәм Татарстан Республикасының эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты
Артем Хохорин котладылар.
2071 кв.м
мәйданлы ике катлы бина 1974 елда төзелгән, 1997 елга кадәр биредә балалар
бакчасы урнашкан. Капиталь төзекләндерү эшләре 2017 елның 22 маенда башланды. Ремонт
эшләренә 42,8 млн сум акча тотылды. Бу суммага бүлмәләрне җиһазландыру керми. Бүгеннән
гражданнарны кабул итәләр, биредә 104 кеше эшли. “Савиново” полиция бүлеге
барлыгы 78,3 мең казанлыга хезмәт күрсәтә.
“Җәмәгать
тәртибен саклау – безнең эшебезнең иң мөһим юнәлешләреннән берсе. ТР буенча
Россия ЭЭМ һәм шәхсән министр Артемом Валерьевич белән материаль-техник нигезне
ныгыту, полиция бүлекләре торышын яхшырту өстендә даими эшлибез. Алга таба да
шәһәр җитәкчелеге эчке эшләр министрлыгының шәхси составының хезмәт шартларын
яхшырту өстендә эшләячәкбез, дип ышандырасым килә”, -диде шәһәр башлыгы.
И.Метшин
төзекләндерү эшләрендә катнашучыларга, шулай ук узган җәйдә футбол буенча дөнья
чемпионатын әзерләүдә һәм уздыруда катнашкан полиция хезмәткәрләренә рәхмәтен
белдерде. “Кунакларыбыз, катнашучылар әлеге чарадан канәгать калдылар. Ул иң
югары дәрәҗәдә калды. ФИФА президенты Джанни Инфантино, илебез һәм
республикабыз җитәкчелегеннән югары бәя алдык. Монда, әлбәттә, эчке эшләр
органнарының хезмәте зур. Без моның белән бик горурланабыз, хезмәтегез өчен
сезгә рәхмәтлебез! Гаиләләрегезгә бәхет, сәламәтлек, телим. Ә без, үз
чиратыбызда, полициянең хезмәт итүе Татарстан башкаласына лаек булсын өчен
барысын да эшләячәкбез”, - диде ул.
Артем Хохорин
билгеләп үткәнчә, “Савиново” полиция бүлеге шәһәрдә иң яхшылардан санала. Ел башыннан
бу бүлек хезмәт күрсәткән территориядә 813 җинаять теркәлгән, шул ук вакытта
авыр җинаятьләрнең кимеү билгеләнә. Урам җинаяте дәрәҗәсе кимегән.
“Яңа бинада
эшләргә ошар, дип уйлыйм, - диде ул. – 20 елга якын милиция, соңыннан полиция
бу бинада эшли. Капиталь төзекләндерү эшләре биредә төзелгәннән бирле
башкарылмаган. Хезмәттәшләр, сезнең исемнән, шәһәр Мэриясенә һәм Илсур Рәисовичка
рәхмәт әйтәсем килә. Мәскәүдән кала, федерациянең бер генә субъектында да хокук
саклау органнарына мондый булышлык күрсәтелми”.
Гадәттәгечә, хокук
сакчыларына бүләкләр бирелде. Артем Хохорин “Савиново” полиция бүлеге җитәкчесе
Айрат Кәримовка яңа эш автомобиле – Lada Granta, ә Илсур Метшин оештыру
техникасына сертификат тапшырдылар. Моннан кала, ТР буенча ЭЭМ рәхмәт хаты һәм Казан
Мэрының рәхмәт хаты белән подрядчы оешмалар, ә “ТР буенча Эчке эшләр
министрлыгында аяусыз хезмәте өчен” күкрәк билгесе белән полиция прапорщигы Руслан
Гаврилов бүләкләнделәр.
Тантана азагында
кунаклар капиталь төзекләндерү нәтиҗәләрен карап чыктылар.
Чарада Россия ЭЭМ
Казан буенча идарәсе җитәкчесе полиция полковнигы Алексей Соколов, Авиатөзелеш
һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча
башкаручы Роберт Гарипов, Яңа Савин районы суды рәисе Александр Ковальчук, Яңа
Савин районы прокурорының вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радик Хәлилов
катнаштылар.