(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче сентябрь, Екатерина Виславская). Шагыйрь Василий Нацентов һәм язучы Булат Ханов 2018 елда "Йолдызлы билет" лауреатлары булдылар. Гадәттәгечә, бүләкләү Казанда ел саен үткәрелә торган "Аксенов-фест" фестивален ачу тантанасында үтте. Авторларны "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында фестивальнең попечительлек советы әгъзалары котладылар.
Ачылу тантанасы музыкант, "Швециянең алтын тромбоны" Элиас Файнгерш чыгышы белән башланды. Залда Василий Аксеновның иҗатын яратучылар, "Йолдызлы билет" премиясенең алдагы еллар лауреатлары һәм Василий Аксеновны белүчеләр җыелды. Чарада шулай ук Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Президенты чрдәмчесе Наталия Фишман, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәзил Вәлиев, Казанның Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов һ.б. катнашты.
Язучы катнашкан видеоязмалар, фотолар белән үрелеп барган театральләштерелгән прологтан соң сәхнәгә музыкант Андрей Макаревич Владимир Высоцкийга багышланган җыры белән чыкты. Фестивальдә катнашучы Эльмира Иванян Белла Ахмадулинаның Владимир Высоцкийга багышланган шигырен укыгач, сәхнәгә фестивальнең махсус кунагы Ив Готье чыкты. Ул Василий Аксенов белән Владимир Высоцкийның охшашлыгы турында үз фикерләрен укыды.
Шуннан соң сәхнәгә "Аксенов-фестның" попечительлек советы рәисе Евгений Попов һәм фестивальнең координаторы, попечительлек советы әгъзасы Ирина Барметова чыктылар. Алар яшь авторларга бүләкләр тапшырдылар.
"Премия оешканнан бирле аның белән хәзерге вакытта әдәбиятыбызның нигезен тәшкил иткән авторлар бүләкләнделәр, - диде Евгений Попов. Ә Ирина Барметова попечительлек советының яңа әгъзаларын сәламләде: Вадим Әбдрәшитовны, Гүзәл Яхинаны һәм Денис Осокинны.
"Проза" номинациясендә җиңүчене язучы Гүзәл Яхина игълан итте. Булат Хановка премия "Дистимия" повесте өчен бирелде.
"Поэзия" номинациясендә лауреатны сәхнәгә язучы Денис Осокин чакырды. Василий Нацентов сәхнәгә чыккач, үзенең шигырен укыды.
Беренче бүлек азагында казанлылар алдында Юрий Щербаков җитәкчелеге астында "Аксенов бэнд" джаз-оркестры чыгыш ясады. Ә икенче бүлек дәвамында кунакларны Андрей Макаревич шатландырды.
Василий Нацентов 1998 елда Воронеж өлкәсенең Таловский районында Каменная степь тыюлыгы территориясендә туган. Мәктәптә кошларны өйрәнгән, күп сәяхәт иткән. 10 яшендә район газетасында экологик-социаль темага аның беренче мәкаләсе чыккан, ә 15 яшендә ул өлкә газетасының штаттан тыш корреспонденты булган, җирле телевидениедә чыгыш ясаган, укучылар өчен лекцияләр укыган. Шул ук вакытта Василий Нацентов сакчы, әйдаман булып та эшләгән. Хәзер ул Воронеж дәүләт университетының география, геоэкология һәм туризм факультеты студенты булып тора һәм фәнни эш белән шөгыльләнә. Аның поэтик әсәрләре "Подъем", "Наш современник", "Октябрь", "Москва", "Кольцо "А", "Сибирские огни" журналларында басылган. Ул 2017 елда Мәскәү язучылар союзының Яшь язучылар киңәшмәсендә һәм 2018 елда Юрий Башметның Халыкара сәнгать фестивале кысаларында Шагырьләр кышкы мәктәбендә катнашкан.
Премиянең икенче лауреаты, прозаик, тәнкыйтьче һәм әдәбият белгече Булат Ханов Казанда 1991 елда туган. 2013 елда Казан (Идел буе) федераль университетының филология факультетын тәмамлый, ә 2016 елда шунда ук кандидатлык диссертациясен яклый. Липкида Яшь язучылар форумында өч тапкыр катнашуы билгеле, "Радуга" россия-итальян премиясе финалисты, "Лицей" премиясе лауреаты, "Pretty Grids. Книжные обзоры" блогы авторы, "Непостоянные величины" романы һәм "Дистимия" повесте авторы. "Дружба народов", "Октябрь", "Идел", "Казан" журналларында бастырылган. Автостоп ысулы белән күп сәяхәт итә.
Быелгы фестивальнең яңалыгы - премиянең элеккеге лауреатлары "Йолдызлы билет" клубы оештырган. Яңа лауреатлар да аларга кушылачак.
"Аксенов-фестның" тулы программасы белән сылтама аша танышырга мөмкин.