(Казан шәһәре
KZN.RU, 20-нче август, Екатерина Виславская). Татарстан Республикасы көненә һәм
Казан шәһәре көненә бай күңел ачу программасы әзерләнде, бик кызык булачак, дип
белдерде бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин. Планлаштырылган
гомумшәһәр чаралары турында аппарат киңәшмәсендә Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат
Абзалов сөйләде.
Бәйрәм көне, 30
август, Казан ратушасында шәһәрнең мактаулы гражданнары катнашында традицион
тантаналы җыелыштан башланачак. 10.00 сәгатьтә М.Горький ис. Үзәк мәдәният һәм
ял паркында “Иске парк хәзинәләре” исемле балалар бәйрәме, спорт ориентирлашуы,
мини-футбол, баскетбол һәм җиңел атлетика буенча ярышлар узачак.
Шул ук вакытта
“Казан” Гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта “Мәдәниятләр мозаикасы” республика этноконфессиональ
фестивале старт ала. Моннан кала, биредә Россия халыкларының милли әдәбиятләре
фестивале уза.
Бәйрәм көнне
Казан кремлендә “Tat Cult” шәһәр мәдәнияте һәм сәнгате фесивале уза, биредә
мәдәният, тарих һәм заманча сәнгать өлкәләрендә актуаль юнәлешләр тәкъдим
ителәчәк.
Г.Камал ис. Татар
дәүләт академия театры янында 10.45 сәгатьтә “Уйна, Гармун!” халык иҗаты
фестивале узачак, ә 14.30 сәгатьтә – эшләүче яшьләр иҗатының “Наше время –
Безнең заман” ачык республика фестивалендә катнашучыларның концерты.
Иске Татар
бистәсендә 13.00 сәгатьтә җәүялеләр йөри торган Каюм Насыйри урамында мәдәни
программа башлана. Биредә ветераннар концерты, “Юность” мәдәният йортының инклюзив
студиясеннән “Ачык йөрәкләр шәһәре” инклюзив театраль перфомансы, “Казан сөлгесе”
милли сәнгатьләр фестивале һәм “Яңа дәвер” татар альтернатив музыкасы концерты
узачак.
13.00 сәгатьтә
Меңьеллык мәйданында “Kazan city racing” автомототамашасы узачак. “Тамаша бишенче
тапкыр уза. Билгеләп үтәргә кирәк, “КАМАЗ-Мастер” командасы быел үзенең автомобильләре
белән тәкъдим ителәчәк, ә программаның иң кызыклы моменты, безнең уйлавыбызча, “КАМАЗның”
трамплиннан озынлыкка сикерүе булыр”, - дип сөйләде Азат Абзалов.
14.30 сәгатьтә Казан
ипподромында ат спорты бәйрәме узачак. 15 чабыш планлаштырылган, шулар арасында
ТР Президенты кубогы һәм Казан Мэриясе бүләге уйнатылачак, ә азакта – фейерверк.
18.00 сәгатьтә“Казан”
Гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта татар һәм Росиия эстрадасы йолдызлары концерты
узачак, чакырылган йолдызлар арасында – Гүзәл Уразова, “Hi-Fi” һәм “Любэ”
төркемнәре.
20.00 сәгатьтә казанлыларны
Игенчеләр сарае янындагы мәйданга чакырылар. Биредә “Казан көзе” халыкара опера
фестивале узачак. Ул ТР Дәүләт симфония оркестры тарафыннан оештырыла.
22.00 сәгатьтә Казансу
елгасы өстендә салют атылачак. Салютны карау өчен иң яхшы урыннар – Кремль яр
буе, “Казан” Гаилә үзәге һәм, гомумән, Казансу яр буе.
Моннан кала,
Шәһәр көнендә Горки-Әмәт урманында “Казанда велоигелек” хәйрия акциясе узачак. Бу
көнне аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 30 бала велосипедлы
булачак.
“Программа бик
бай. Барлык мәйданчыклар эшләячәк, барлык коллективлар, шул исәптән
чакырылганнары да, катнашачак, шуңа күрә кызык булачак. Йөз меңләгән казанлы
һәм башкалабыз кунаклары бу көнне коллективлар иҗаты белән сокланып кына
калмыйча, бәйрәм чаралында үзләре дә катнашыр, дип өметләнәм”, - диде Илсур
Метшин һәм казанлыларны бәйрәмдә катнашырга чакырды.
Бәйрәм чараларын
әзерләү һәм уздыру вакытында транспорт хәрәкәте чикләнә. 27, 28 һәм 29 августта
22.00 сәгатьтән 06.00 сәгатькә кадәр, шулай ук 30 августта Меңьеллык мәйданы
хәрәкәт өчен тулысынча ябыла. 30 августта чикләүләр С.Хәким урамында “Казан”
Гаилә үзәге янында кертелә. Бәйрәм көнне җәмәгать транспорты төн урасына кадәр
көчәйтелгән режимда эшләячәк.