(Казан шәһәре
KZN.RU, 20-нче август, Алсу Сафина). Белем көнендә Татарстан башкаласында өч
яңа мәктәп укучылар кабул итә – “Салават күпере”, “Светлая долина” микрорайоннарында
һәм Минск урамында. Тагын өч мәктәп һәм 19 балалар бакчасы капиталь
төзекәндерүдән соң ачыла. Казан Мэры Илсур Метшин барлык эшләрнең тәмамлануын тикшерергә
кушты. 1 сентябрьгә шәһәрнең барлык мәктәпләре дә әзер булырга тиеш, диде шәһәр
башлыгы.
16,5 мең беренче
сыйныф укучысы, һәм “Тынычлык дәресе”
Быел Татарстан
башкаласында парта артларына 16,5 мең беренче сыйныф укучысы утырачак. Шул исәптән,
сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән 45 бала да беренче тапкыр укырга
керә. Билгеләп үтәргә кирәк, шәһәрнең 34 мәктәбендә инклюзив белем бирү программасы
кертелгән.
Гадәт буенча,
барлык беренче класс укучылары да шәһәр Мэриясеннән бүләк – “Игелекле эшләр
көндәлеге”алачак.
1 сентябрьдә мәктәп
бусагаларын 128 мең укучы атлап узачак – узган ел белән чагыштырганда, 8 меңгә
күбрәк.
Белем көнендә
Казан мәктәпләрендә “Тынычлык дәресе” узачак. Моннан кала, уку елы “Игелек
атнасы” һәм “Экстремизмга – юк!” айлыгына багышланган тематик чаралардан
башлана.
Яңа уку елында
мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны 71 мең тәшкил итә. Быел балалар бакчаларына 16
мең бала юллама алды, дип хәбәр итте Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов. Аның
сүзләре буенча, 2015 елның 1 сентябренә кадәр туган балалар арасында 122 бала гына
чиратта калды. Балаларны бакчаларда урыннар белән тәэмин итү мәсьәләсе аеруча
Идел буе һәм Совет районнарында кискен тора.
“Азинода гына 700
бала беренче сыйныфка бара”
Яңа уку елында 605
бинада урнашкан 513 муниципаль мәгариф учреждениесе эшли. Бу 164 мәктәп, 301
балалар бакчасы һәм 48 өстәмә белем бирү учреждениесе. Шул исәптән өч яңа мәктәп
ачыла – “Салават күпере” (1224 урын), “Светлая долина” (800 урын) микрорайоннарында
һәм Минск урамында (1224 урын).
Казан Мэры
билгеләп үткәнчә, яңа төзелгән мәктәпләр әлеге микрорайоннарда яшәүчеләр өчен
көтелгән иде.
“Азинода гына 700
бала беренче сыйныфка бара. Киләсе елга 900 бала көтәбез”, - диде И.Метшин. – “Салават
күперендә” фатирларыннан ачкычлар алган булсалар да, күп кенә ата-аналар,
мәктәп булмау сәбәпле, күчмичә торганнарын беләм. Быел бу мәсьәлә дә хәл
ителәчәк”.
“Барлык өч мәктәп
тә заманча, матур, якты, уңайлы, кирәкле җиһазлары бар. 1 сентябрьне
түземсезлек белән көтәбез”, - дип өстәде шәһәр башлыгы.
“30 еллык мәктәпләргә
керергә оят түгел”
Казанда капиталь
төзекләндерү буенча республика программасы кысаларында быел өч мәктәп һәм 19
балалар бакчасы капиталь төзекләндерелде. Капиталь төзекләндерү эшләре Россия Герое
Марат Әхмәтшин ис. 113-нче гимназиядә башкарыла.
1 августтан мәктәпләрне
яңа уку елына комиссион кабул итү башланды. Ведомствоара комиссия составына
тикшерү органнары вәкилләре керде. Комиссия эше нәтиҗәләре буенча барлык
мәктәпләр дә, капиталь төзекләндерү һәм ике яңа төзелгән мәктәптән кала, уку
елына әзер, дип табылды, дип хәбәр итте Мәгариф идарәсе җитәкчесе.
Илсур Метшин
Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкинга һәм районнар администрацияләре
башлыкларына капиталь төзекләндерү һәм яңа уку елына әзерлек мәсьәләләрен көн
саен тикшереп торырша кушты. “Комиссия яисә тикшерү органнары ачыклаган
җитешсезлекләр тиз арада юк ителергә тиеш, 1 сентябрьдә барлык мәктәпләр дә
100% әзер булсын”, - диде шәһәр башлыгы.
Мэр сүзләре
буенча, елдан-ел мәгариф учреждениеләренең инфраструктурасы яхшыруы шатландыра.
“Быел, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә, узган елгыга караганда, күбрәк
игътибар бирелде, - диде И.Метшин. – 30 елдан артык узган мәктәпләрдә, нигездә,
капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды. Мәктәпләребез уңайлы, балаларның белем
алуы өчен барлык шартлар да бар, дип әйтә алабыз”. – диде шәһәр башлыгы.
Ул игътибар
иткәнчә, мәктәпләр территорияләре дә тәртипкә китерелә. “Эш әле күп. Әлеге
мәсьәләләр киләсе елга да хәл ителәчәк”, - диде И.Метшин.
Башлангыч сыйныф,
математика, рус теле һәм физика укытучылары вакансияләре
Бүгенге көндә
белем бирү системасында 17 меңгә якын педагог эшли, аларның 29 процентының яше –
35-кә кадәр. Яңа уку елында 200-дән артык яшь белгеч эшкә керешә, аларның 25-е –
“Безнең яңа укытучы” грантын җиңүчеләр.
Мәгариф идарәсе
җитәкчесе сөйләгәнчә, хәзерге вакытта башлангыч сыйныф укытучылары (50 белгеч
җитми), математика (12), рус теле (10) һәм физика (6) укытучылары вакансияләре
ачык. И.Һидиятов ассызыклаганча, укытучылар август азагына кадәр эшкә алына. Бу
вакытка кадәр вакансия ябылмаса, эш булган педагоглар арасында бүленәчәк.
“Бу ниндидер тирән
мәгънәле бер ишарә генә түгел, ә җәмгыятебезнең сәламәтлеге күрсәткече”
Узган еллардагы
кебек үк Казанда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе үтә – быел хәйрия
ярдәмен 3 меңнән артык укучы алачак, шул исәптән 1,5 мең беренче сыйныф
укучысы. Акциягә ата-аналар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары гына түгел, предприятиеләр
җитәкчеләре һәм казанлылар да булышлык итә. Тулаем алганда, яңа уку елына
әзерләнү өчен иганәчеләр 7 млн сумга якын акча бүлеп бирде.
“Мәктәпкә
җыенырга ярдәм ит!” акциясендә катнашучыларга рәхмәтемне белдерәм. Бу безнең
матур бер гадәтебез. Бу ниндидер тирән мәгънәле бер ишарә генә түгел, ә
җәмгыятебезнең сәламәтлеге күрсәткече, - диде Илсур Метшин. – Бу эшне ел саен
эшләвебез шатландыра”. Шәһәр башлыгы структур бүлекчәләр җитәкчеләрен акциягә
кушылырга чакырды.