(Казан шәһәре
KZN.RU, 20-нче август, Алсу Сафина). Парклар һәм скверлар дирекциясен Марат
Закиров җитәкләде. Яңа җитәкчене эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин
тәкъдим итте.
Билгеләп үтәргә
кирәк, 2011-2013 елларда Марат Закиров Бәйрәм программалары дирекциясен
җитәкләде, соңрак Спорт проектлары башкарма дирекциясендә эшләде. Сүз уңаеннан,
ул соңыннан Спорт һәм социаль проектлар дирекциясенә үзгәртелде.
“Ул безнең
хезмәттәшебез. Аның белән без соңгы 10 елда барлык мөһим чараларны уздырдык, -
диде шәһәр башлыгы. – 10 ел элек ул безгә Башкарма комитет җитәкчесе
секретариатына килде. Аннан соң – Универсиада, су спорт төрләре чемпионаты, Конфедерацияләр кубогы, футбол буенча дөнья
чемпионаты – җанатарлар фестивалендә төп җаваплы зат”.
“Марат Фәрхатович
бездән киткән урыннан мөһимрәк урынга кайта. Бәйрәм программалары дирекциясе һәрвакыт
шәхси җаваплылык булса да”, - диде шәһәр башлыгы. И.Метшин ассызыклаганча, яңа җитәкче каршында югарырак
бурычлар тора.
“Яңа урында
уңышлар телик. Әлеге юнәлешне яңа дәрәҗәгә чыгару өчен барысы да бар”, - дип
белдерде Казан Мэры.
Белешмә
Марат Закиров
1985 елның 31 декабрендә Казанда туа. 2008 елда юрист белгечлеге буенча В.И.Ульянов-Ленин ис. Казан дәүләт университетын тәмамлый. 3-нче класслы муниципаль хезмәт референты дигән класс чины бар.
2008-2010 – Казан
Башкарма комитеты Аппаратының Башкарма комитеты җитәкчесе Секретариатының әйдәп баручы белгече
2010-2011 – “Бәйрәм
чаралары дирекциясе” МУП директоры урынбасары
2011-2013 – “Бәйрәм чаралары дирекциясе” МУП директоры
2014-2015 – “Спорт
проектлары башкарма дирекциясе” АКБО мәдәни программалар департаменты җитәкчесе
2016 – “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” АКБО PR һәм мәдәни программалар
департаменты җитәкчесе
2017 – мәдәни
чаралар департаменты җитәкчесе
2017-2018 – “Спорт
һәм социаль проектлар дирекциясе” АКБО генераль директоры урынбасары
2018 елның 20
августы – “Парклар һәм скверлар дирекциясе” МБУ директоры