Казанда яңартылган “Ту-22М3М” тәкъдим ителде
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре
KZN.RU, 16-нчы август). Бүген Горбунов ис. Казан авиация заводында (КАЗ) яңартылган
ракета йөртүче-бомбага тотучы “Ту-22М3М” очыш-сынау станциясенә чыгару
тантанасы узды. Эшләнеп беткән яңа сынау үрнәген ТР Президенты Рөстәм
Миңнеханов бәяләде.
1993 елга кадәр
КАЗ 200-дән артык мондый очкыч чыгарды һәм, РФ Оборона министрлыгы
мәгълүматлары буенча, “Ту-22М3М” кайбер күрсәткечләр буенча үзеннән алда
эшләнгән “Ту-22М2” очкычын уздырып җибәрә. Ул зурайтылган тактик хәрәкәт
радиусы 14-45 процентка һәм хәрби нәтиҗәлелек буенча 2,3 мең км/сәг. кадәр
максималь тизлек үстерә һәм бер үк вакытта ракеталар да, бомбалар да йөртә ала.
Тиздән очкычны җир өстендә сынау һәм беренче очышына әзерләү эшләре башлана,
дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Беренче үрнәкне
тәкъдим итү тантанасында РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег
Бочаров, Россия Һава-космик көчләренең Ерак авиациясе командующие Сергей
Кобылаш, Казан Мэры Илсур Метшин һ.б. катнашты.