(Казан шәһәре
KZN.RU, 16-нчы август). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда
"Фирма "МВЕН" авиапредприятиесендә булды.
Чарада ТР
Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат
Әхмәтов, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР президентының авиакомплекс буенча
ярдәмчесе Равил Зарипов һ.б. катнашты.
Предприятие ике
юнәлештә эшли - төрле парашют системаларын серияле рәвештә җитештерү, шул
исәптән экипажларны коткару өчен тиз эшләүче парашют системалары (БПС), икенче
юнәлеш – полимер-композит материалларыннан очу аппаратларын җитештерү.
Предприятиегә сәфәре
кысаларында Рөстәм Миңнеханов җитештерү мәйданчыкларын, сынау өчен җитештерү, станоклар
паркын, серияле җитештерү һәм җыю цехларын карады.
"Фирма
"МВЕН" ҖЧҖ генераль директоры Виктор Ермоленко Рөстәм Миңнехановка очкычлар
төзү өлкәсендәге эшчәнлек турында сөйләде. Бүген предприятиедә МВЕН-2
"Фермер" авыл хуҗалыгы җиңел очкычы җитештерелә. Кырларга сиптерү
өчен МВ-500 очкычы да бар. МВЕН-2 "Фермер"га караганда ул авыррак йөк
күтәрә ала.
Татарстан Президентына
шулай ук күп максатлы дүрт урынлы МВЕН-3 "Мурена" самолетын да
күрсәттеләр, аның рәсми презентациясе быел август аенда "АКТО"
күргәзмәсендә узды. "МВЕН" белгечләре бизнес классындагы яңа
турбореактив Е-020 очкычын төзү эшен дә дәвам итәләр.
Шуннан соң Рөстәм
Миңнеханов предприятие җитәкчелеге, республика министрлыклары вәкилләре белән
Татарстанда кече авиацияне үстерү өлкәсендә мәсьәләләр турында фикер алышты, дип
хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.