(Казан шәһәре
KZN.RU, 15-нче август). Бүген Казанда “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының тугызынчы
киңәйтелгән утырышы узды. Чара итернет челтәрендә турыдан-туры тапшырылды.
Утырышта
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек итте. Россия
Икътисадый үсеш министры урынбасары Савва Шипов утырышның кунагы булды.
Татарстан
Республикасы Президенты белән аралашу өчен барлыгы 250 эшкуар чакырылган иде.
Рөстәм Миңнеханов
утырышны ачып билгеләп үткәнчә, өч ел рәттән түрәләр кече һәм урта бизнес
вәкилләре белән ачыктан-ачык аралашу өчен җыелалар. Бүгенге утырыш – тугызынчысы.
Бүген эшмәкәрләр
алдына килеп баскан мәсьәләләрне бергәләшеп хәл итәргә кирәк, диде Рөстәм
Миңнеханов. Аның сүзләренчә, фикер алышуга чыгарылган мәсьәләләрнең шактые
федераль структураларга кагыла. Рөстәм Миңнеханов Россия Икътисадый үсеш
министры урынбасары Савва Шиповка бу мәсьәләләрне караганда катнашуга ризалык
биргәне өчен рәхмәт белдерде.
Моннан тыш,
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, эшкуарлар белән болай аралашу рәвешен федераль
дәрәҗәгә дә күчерергә мөмкин – чөнки күтәрелгән проблемалар бөтен ил өчен дә
актуаль.
Үз чиратында
Савва Шипов Татарстанда кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре белән бу аралашу
форматын уңай бәяләде.
Савва Шипов
эшкуарлык климатын яхшырту өчен федераль дәрәҗәдә көн тәртибенә чыгарылучы төп
бурычлар турында сөйләде.
Утырыш барышында
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, эшкуарлар хокукларын яклау өчен Татарстан
Республикасы Президенты каршында вәкаләтле вәкил итеп Тимур Нагуманов 5 елга билгеләнгән.
Ул билгеләп
үткәнчә, бүген эшлекле климат буенча тикшеренүләр нигезендә республиканың
мунициципаль районнары рейтингы тәкъдим ителәчәк. “Районнар җитәкчеләренә мөрәҗәгать
итәм – ситуацияне ачуланмыйча гына кабул итегез, - диде Рөстәм Миңнеханов. –
Эшлекле климатны болай өйрәнү эше киләчәктә дә уздырылачак. Бу җәһәттән бер
нотык бар инде. Барлык проблемаларга да игътибар итәргә кирәк”. Рөстәм
Миңнеханов фикеренчә, рейтинг нәтиҗәләрен бүләк буларак кабул итәргә кирәк.
Төп нотык белән эшкуарлар
хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршында вәкаләтле
вәкил Тимур Нагуманов чыгыш ясады. Барлык проект төркемнәре белән sovet.tatarstan.ru
проекты порталында танышырга мөмкин.
Бүген фикер
алышуга дүрт проект төркеме чыгарылды. Беренчесе –индустриаль паркларны үстерү
турында. Икенчесе – санитар зоналар урнаштыру турында, бу тема барлык
эшкуарларга да кагыла. Өченче төркем ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ
министрлыгының экологлар квалификациясенә карата таләпләрен хәл итү буенча
эшләгән. Соңгы төркем темасы транспорт иминлеге һәм «ГЛОНАСС» транспорт
системалары җайланмаларына багышланган.
Тимур Нагуманов
республикада эшлекле климат рейтингы турында хәбәр итте.
Һәр
муниципалитетта сораштырулар уздырылган. Анализ өчен һәр районда 100 эшкуар
сайлап алынган, Чаллыда – 1200 һәм Казанда 2600. Сораштыруда катнашучыларның 69
проценты микробизнеска карый, аларның еллык әйләнеше 60 млн сум тәшкил итә, 11
проценты – эре бизнеска. Аларның 22 процентының штатында 100 кешедән артык, 25
процентының – 16-дан 100 кешегә кадәр, 53 проценты – штаты зур булмаган компанияләр.
Сораштыруда
катнашучыларның 52 проценты үткән яртыеллыкта бизнес өчен шартлар начарайды,
дип белдергән.
33% эшкуар
киләчәк яртыеллыкта шартлар начараер, дип көтә.
5 районда гына
бизнес кәефе яхшырган: Буа, Зәй, Тукай, Аксубай һәм Түбән Кама районнарында.
Түбән Камада,
Кама Тамагында һәм Мөслимдә бизнес актив дәрәҗәдә.
Апас, Азнакай һәм
Сарман районнарында бизнес активлыгы түбән.
Татарстан
Республикасында рейтинг нәтиҗәләре белән төгәлрәк
http://ombudsmanbiz.tatarstan.ru/rus/issledovanie-delovogo-klimata-v-munitsipalitetah.htm
танышырга мөмкин.