(Казан шәһәре
KZN.RU, 19-нчы март). 16 мартта “Ел укытучысы” Бөтенроссия бәйгесенең төбәк
этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Казан укытучылары 5 бүләкле урын
алдылар, тагын 10 укытучы һәм тәрбияче лауреат булды. Бәйге нәтиҗәләре белән
эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов
таныштырды.
Төбәк этабында
барлыгы 56 педагог катнашты, шуларның 21-е – Казаннан. Бәйге берничә
номинациядә үтте: “Фән укытучысы”, “Педагогик дебют”, “Татар теле һәм әдәбияты
укытучысы” һәм “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе”.
“Мәктәпкәчә белем
бирү учреждениесе тәрбиячесе” номинациясендә Мәскәү районының 387-нче һәм Яңа
Савин районының 380-нче балалар бакчалары тәрбиячеләре лауреат булдылар. Җиңүчеләр
арасында - Шергина Анастасия, Совет районының 177-нче балалар бакчасының
музыкаль җитәкчесе (2 урын).
“Иң яхшы татар
теле һәм әдәбияты укытучысы” номинациясендә Вахитов районының 27-нче
гимназиясе, Совет районының 159-нчы лицее, Яңа Савин районының 71-нче һәм
170-нче мәктәпләре укытучылары лауреатлар исеменә лаек булдылар. Беренче урынны
Вахитов районының 39-нчы мәктәбе укытучысы Әпсәләмова Ильмира яулады.
“Педагогик дебют”
номинациясендә Идел буе районының 139-нчы гмназиясенең биология укытучысы
лауреат булды. Совет районының 121-нче лицееның тарих укытучысы Бикморзаева
Эльвина өченче урынны алды, Идел буе районының 19-нчы гимназиясенең тарих
укытучысы Лобанов Евгений икенче урында тора.
“Ел укытучысы”
номинациясендә Вахитов районының 98-нче мәктәбе, Идел буе районының 19-нчы
гимназиясе, Мәскәү районының 122-нче гимназиясе педагогларына лауреат исеме
бирелде. Казанның 1-нче гимназиясенең физика укытучысы Радик Хәбиров абсолют
җиңүче булды.
“2010 елдан
башлап, “Ел укытучысы” шәһәр бәйгесендә җиңүчеләр төрле номинацияләрдә төбәк
этабында да җиңүләр яулый һәм республикабызны Россиядә дә уңышлы гына тәкъдим
итә. Бүген яңа этап башлана”, - диде Илнар Һидиятов. Ул искәртеп үткәнчә, абсолют
җиңүче Радик Хәбировка республика данын “Ел укытучысы” бәйгесенең
Санкт-Петеребургта үтәчәк Бөтенроссия этабында якларга туры киләчәк.
Казан Мэры Илсур
Метшин билгеләп үткәнчә, Казан педагоглары бәйгенең шәһәр этабында икенче һәм
өченче урыннар ала, шул ук вакытта республика күләмендә җиңүләр яулый. Шәһәр башлыгы
фикеренчә, бу башкала укытучыларының көчле профессиональ әзерлеге турында
сөйли. “Казан укытучылары үзләренең осталыкларын ел саен республика, Россия күләмендә
һәм халыкара бәйгеләрдә раслыйлар. Алар арасыннан иң яхшыларны сайлау – бәйге комиссиясе
өчен катлаулы эш, чөнки аларның барысы да яшь, креатив, кызыклы, үзләренең
һөнәрләрен яратучы педагоглар булып тора. Безнең укытучының республикада иң
яхшы укытучы булуы шатландыра”. – диде Мэр һәм педагогларга эшләрендә уңышлар
теләде.