(Казан шәһәре
KZN.RU, 19-нчы март, Алсу Сафина). 18 мартта җәмәгать тәртибен саклауда хокук
саклау органнарының 2 меңгә якын хезмәткәре эшләде. РФ Президентын сайлаулар
закон кысаларында үтте, эксцессларга кул куелмады, дип белдерде бүген эшлекле
дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин. Аның сүзләре буенча сайлау кампаниясенең төп
нәтиҗәләре булып чисталык һәм законлылык торды.
Сайлауларның ничек
узуы турында Россия ЭЭМ Казан буенча идарәсе җитәкчесе Алексей Соколов сөйләде.
“Сайлаулар вакытында шәһәрдә сайлау комиссиясе эшенә тыкшыну буенча 8 фактка,
басма материаллар уздыру буенча 2 фактка, сайлау турындагы законнар таләпләрен
бозып, агитация материалларын тарату буенча 1 фактка чик куелды. 45 листовка
һәм 47 буклет тартып алынды”, - дип хәбәр итте ул. А.Соколов билгеләп үткәнчә,
әлеге фактлар буенча 11 административ эш кузгатылды.
“Хәзер инде
участокларга махсус өйрәтелгән, әзерләнгән, моның өчен акча алган кешеләр
килгән, дип әйтә алабыз, - диде шәһәр башлыгы. – Андый фактлар булды. Сайлау
комиссиясе, эчке эшләр идарәсе, районнар администрацияләре вәкилләре намусына,
сайлау участокларында барысы да закон кысаларында үтте, эксцесслар булмады. Бу безнең
өчен иң мөһим, дөрес һәм кирәкле нәтиҗә булып тора”.
Билгеләп үтәргә
кирәк, 18 мартта сайлаулар башланыр алдыннан барлык участокларны да кинологлар
тикшерде, аларда стационар һәм кул металлодетекторлар урнаштырылган иде.
Тулаем алганда, Россия
ЭЭМ Казан буенча идарәсе җитәкчесе Алексей Соколов билгеләп үткәнчә, Татарстан
башкаласында үткән ял көннәре алдыннан зур күләмдә эш башкарылды. Чөнки РФ Президентын
сайлаулар белән беррәттән шәһәрдә “Рубин” – “Спартак” матчы да узды.
Аерым алганда,
террорчылыкта гаепләнүчеләрне эзләү эше алып барылды. Җанатарлар хәрәкәте
лидерлары белән хокукка каршы килә торган эшләрне кисәтү максатыннан әңгәмәләр
алып барылды. Аерым игътибар транспорт объектларына бирелде.
Юл-патруль
хезмәте нарядлары көче арттырылды. Килүче чит ил гражданнарын тикшерү эше
оештырылды. Хәзерге вакытта “Нелегальный мигрант” кисәтү чаралары гамәлгә
ашырыла. 1 марттан 16 мартка кадәр мигрантлар торган урыннарда 900 чара
үткәрелде, 313 кеше административ җаваплылыкка тартылды, 15-е илдән чыгарылды.
Наркотикларның законсыз
әйләнеше өлкәсендә эшләр бара. 17 мартта “Малиновка” коттеджлар бистәсендә наркокурьер
машинасын тикшерү барышында 16 кг якын төрле төрдә наркотик чаралар тартып
алынды.
Матч көнне тикшерү
чаралары вакытында административ җаваплылыкка “Спартакның” 10 футбол җанатары
тартылды. Матч вакытында җәмәгать тәртибен саклауда 1,5 мең полиция хезмәткәре
катнашты, дип хәбәр итте Россия ЭЭМ Казан буенча идарәсе җитәкчесе. 17-18
мартта җәмәгать тәртибен хокук саклау органнарының 4 мең хезмәткәре саклады.
Казан Мэры А.Соколовка
һәм Эчке эшләр идарәсенең шәхси сотавына рәхмәтен белдерде. “Эш күләме зур иде!
– дип ассызыклады И.Метшин. – Шәхси состав резиннан ясалмаган, шулай да үз
бурычларыгызны намуслы башкардыгыз”.