(Казан шәһәре
KZN.RU, 19-нчы март). Казан сәяси өлгергәнлеккә чираттагы сынауны үтте, ә
шәһәрлеләр активлыкларын күрсәттеләр. Әлеге фикерне эшлекле дүшәмбедә Татарстан
башкаласы Мэры Илсур Метшин белдерде.
“Бүген залда
утыручыларның күбесе өчен төн йокысыз үтте. Казанда сайлау кампаниясенә
әзерләнү һәм уздыру буенча зур эш башкарылды. Беренче чиратта бу сайлау
кампаниясенең законлы булуына, сайлау участокларының куркынычсызлыгына кагылды”,
- диде шәһәр башлыгы. Ул искәртеп үткәнчә, сайлаулар алдыннан районнар администрацияләре
башлыклары, структур бүлекчәләр җитәкчеләре мәктәпләрдә, югары уку йортларында,
медучреждениеләрдә, сәнәгый предприятиеләрдә очрашулар үткәрделәр. Казан Мэры
ышандырганча, шәһәр халкының теләкләре алга таба исәпкә алыначак.
Ул сайлау
нәтиҗәләре буенча фикерләре белән уртаклашты: “Казанда Владимир Путин өчен 76%
тавыш бирде, сайлауларда катнашу да 61,5% тәшкил итте, моның өчен казанлыларга
рәхмәт”. Ул өстәгәнчә, бүгенге көндә тавыш бирү нәтиҗәләре түбәндәгечә: Владимир
Путин өчен 76% сайлаучы тавыш биргән, Павел Грудининга – 11,8%, Владимир
Жириновский өчен – 4%, Ксения Собчак өчен – 2%, Григорий Явлинский өчен –2
процентка якын, Борис Титов, Максим Сурайкин һәм Сергей Бабурин өчен – 1-әр
проценттан ким.
“Көчле Россия
өчен беренче адымны бергә ясадык, үзебезнең лидерны сайладык. Сайлаулар
альтернатив нигездә үтте – кандидатлар саны күп иде, телевидениедә дә,
массакүләм мәгълүмат чараларында да, халык арасында да сайлау алды бәхәсе алып
барылды. Кызу булды”, - диде И.Метшин.
Илсур Метшин сайлау
участоклары янында язгы ярминкәләрне уздыруда катнашучыларга, аерым алганда ТР
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына, Социаль туклану һәм азык-төлек
департаментына, авыл халкына, “Нәфис” компанияләр төркеменә рәхмәтен белдерде.
“Тулаем алганда,
кеше күзенә күренмәгән җаваплы, профессиональ эш башкарылды, - диде шәһәр
башлыгы. – Сәяси өлгергәнлеккә чираттагы сынауны Казан үтте. Казанның бер гаилә
кебек тавыш бирүе, республикада, Россиядә нәтиҗәләргә йогынты ясавы, гамәлләре
белән ярдәм итүе бик шатландыра”.