(Казан шәһәре
KZN.RU, 9-нчы март). Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча масштаблы эш
республика халкында уңай фикерләр уята. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы
Президенты Рөстәм Миңнеханов SIYUM Халыкара архитектура һәм дизайн инвестицион
форумында катнашучылар белән очрашуда хәбәр итте, форум бүген Казанда “Корстон”
кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында башланып китте. Чарада Россия
Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень. Казан
Мэры Илсур Метшин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һ.б.
катнашты.
Очрашу
башланганчы, Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Мень архитектура һәм дизайн өлкәсендә
төрле технологияләр куелган күргәзмәне карап чыктылар, анда Татарстанда
профильле белгечләр әзерләү турында мәгълүмат, яшь архитекторлар проектлары да
бар иде, дип хәбәр итә ТР Президенты мтабугат хезмәте.
Форсайт-сессиядә
форум кунакларына сигез презентация әзерләнгән иде: дизайн индустриясен үстерү,
шәһәрләр үсеше белән идарә итү, тарихи мирасны үстерү, һөнәри берлекләр һәм
башкалар.
Чыгышында Рөстәм
Миңнеханов ассызыклаганча, халыкның тормыш дәрәҗәсе елдан-ел яхшыра бара,
кешеләрдә уңайлы киңлекләрдә: паркларда, скверларда, алга киткән шәһәр
тирәлегендә булу теләге туа.
“Ун ел элек без
бу максатлар турында уйламый да идек әле. Соңгы елларда Татарстан башкаласы бик
нык үзгәрә. 2005 елда без Казанның 1000 еллыгын билгеләп үттек. Шуның алдыннан
бик күп эшләр башкардык. Әмма барлык хәл ителешләр дә дөрес булып чыкмаган. Бу
махсус түгел, мөгаен, белеп бетермәүдән киләдер. Бүген күп кенә мәсьәләләргә
башка төрле караш бар”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты
сүзләре буенча, җәмәгать киңлекләрен һәм ишегаллары территорияләрен үстерү
темасы бик мөһим. “Халык барлык үзгәрешләр турында да уңай фикердә: бу – яр
буйларын реконструкцияләү, паркларны төзекләндерү. Без чит ил партнерларының
тәҗрибәсен актив җәлеп итәргә, Россиядә тупланган тәҗрибәне өйрәнергә тиеш.
Бүген һөнәри кадрларга ихтыяҗ зур. Без яшь белгечләр плеядасы барлыкка килгәнне
күрәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Россия Төзелеш
һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень үз чиратында искәрткәнчә,
Владимир Путин үзенең Федераль Җыенга юлламасында тармак алдында җитди бурычлар
куйды – гражданнарның торак шартларын яхшырту бурычы: ел саен 3,1 миллионнан 5
миллионга кадәр гаилә өчен торак төзү, елга 120 млн кв.метрга кадәр торак
кертү, ипотека ставкасын 7-8 процентка кадәр киметү. “Миллионлаган кв.м торак
төзү генә җитми, яшәүчеләр өчен уңайлы шартлар булдырырга кирәк”, - дип
билгеләп үтте Михаил Мень.
Министр төзекләндерү
проектларын булдыруда архитекторларның ролен билгеләп үтте. Март ахырына кадәр ведомство
кадралар резервын булдыру өчен яшь архитекторлар арасында бәйге игълан итәргә
планлаштыра. “Коммерцияле бюрода архитектор булу һәм шәһәрнең баш архитекторы
булу – икесе ике бурыч. Булачак бәйге кысаларында перспективалы яшь
архитекторларны аерып чыгарырга кирәк”, - дип ассызыклады министр.
SIYUM форумы 11
мартка кадәр барачак.