(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче март). Казанда шәһәр Башкарма комитеты бүлекчәләре һәм муниципаль берәмлек органнары җитәкчеләренең аппарат киңәшмәсе узды. Эшлекле дүшәмбене ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин уздырды.
Киңәшмәдә 2018 елда торак фонд һәм социаль учреждениеләрне капиталь төзекләндерү, шулай ук “Казэнерго” акционерлык җәмгыятенең 2017 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм предприятиенең 2018 елга бурычлары турында фикер алыштылар.