(Казан шәһәре
KZN.RU, 12-нче март, Алсу Сафина). Казан Башкарма комитеты командасы ял
көннәрендә республикада үткән ярышларда ике бүләк алды. Башкарма комитет
командасы ТР муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасында чаңгы ярышларында җиңү
яулады, икенче команда ТР Президенты кубогына тау чаңгысы һәм сноуборд
фестивалендә икенче урын алды. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Физик культура
һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова сөйләде.
ТР муниципаль
хезмәткәрләре Спартакиадасының чаңгы ярышлары Зәйдә үтте. Казан Башкарма
комитеты командасы беренче тапкыр әлеге спорт төрендә җиңү яулады. Команда составына
Марат Сәлахов (Башкарма комитетның эшләр идарәсе), Динара Насыйбуллина (спорткомитет),
Андрей Рюхов һәм Раушания Фазылҗанова (Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты
белгечләре) керде. Әлеге төр ярышта барлыгы 13 команда катнашты. Икенче урында –
Зәй командасы, өченче урынны Азнакай командасы алды.
11 мартта “Зөя
калкулыклары” (“Свияжские Холмы”) тау чаңгы курортында ТР Президенты кубогына
тау чаңгысы һәм сноуборд буенча беренче фестиваль үтте. Командалар составына 4
кеше (2 чаңгычы һәм 2 сноубордчы) шул исәптән 1 хатын-кыз һәм 3 ир-ат керде. “ТР
дәүләт хакимияте органнары, ТР муниципаль берәмлекләре хакимият органнары”
төркемендә чыгыш ясаган Казан Башкарма комитеты командасы ике составта – “Казан
1” һәм “Казан 2” – тәкъдим ителде. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче
урынбасары Дамир Фәттахов җитәкчелегендәге “Казан 1” командасы икенче урын
яулады. Команда составында шулай ук Дмитрий Кочкин, Эдуард Кочкин һәм Светлана
Екимцова чыгыш ясадылар, дип хәбәр итте Физик культура һәм спорт комитеты
рәисе.
1 урынны ТР Экология
һәм табигать ресурслары министрлыгы командасы яулады, өченче урында – ТР Икътисад
министрлыгы командасы.
11 мартта шулай
ук Юдиноның “Локомотив” стадионында “RussiaLoppet” Бөтенроссия чаңгы
марафоннары сериясе кысаларында 51-нче Казан чаңгы марафоны үтте. Ярышларга әзерлек
барышында чаңгы трассасы 4 метрга кадәр киңәйтелде. С.Вострикова сүзләре
буенча, бу тагын да күбрәк катнашучылар җәлеп итәргә мөмкинлек бирде.
Спортчылар 5, 30
һәм 50 м дистанцияләрдә көч сынаштылар. 1 млн сум тәшкил иткән бүләк фонды өчен
Россия, Казахстан, Франция, Чехиядән 756 чаңгычы көрәште. Ярышларда илебезнең
чаңгы спорты буенча паралимпия җыелма командасы спортчылары да катнашты.
Ир-атлар арасында
абсолют җиңүче булып 2.09.00 нәтиҗәсе белән Ижевскидан Константин Главатских танылды.
Физик культуры һәм спорт комитеты рәисе искәртеп үткәнчә, 51 ел элек марафонның
беренче җиңүчесе Гомәр Гайнуллин булган, ул әлеге дистанцияне 4 сәгать 14
минутта үткән. Хатын-кызлар арасында 2 сәгать 22 минут нәтиҗәсе белән Сыктывкардан
Ольга Рочева җиңде.
Казан Мэры Илсур
Метшин Башкарма комитет командасына рәхмәтен белдерде.
“Барлык
юнәлешләрдә дә спартакиданы торгызуыбыз зур казаныш булып тора, - дип саный
шәһәр башлыгы. – Муниципаль хезмәткәрләр генә түгел, МУПлардан, хокук саклау
органнарыннан да хезмәттәшләребез актив катнаша. Төрле яшьтәге төрле һөнәр
вәкилләре Россиянең спортив башкаласының ничек итеп сәламәт яшәү рәвешен алып
баруының, яшь буынны тәрбияләвенең ачык мисалын күрсәтә”.
И.Метшин сүзләре
буенча, узган Олимпиада иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу икәнлеген күрсәтте. “Әлеге
девиз спартакиадаларга да кагыла, ләкин бу очракта без әле җиңүләр дә яулыйбыз,
- диде Мэр. – Елдан-ел спорт белән шөгыльләнүчеләр саны арта бара. Моңа алга
таба да игътибар итәчәкбез, барлык спорт төрләренә дә булышлык итәчәкбез”.