(Казан шәһәре
KZN.RU, 9-нчы март, Алсу
Сафина). Бүген Казан Башкарма
комитетында шәһәрнең тарихи үзәген үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә
үтте. Казан Мэры Илсур
Метшинга “Иркутск кварталлары” автоном
коммерцияле булмаган оешма директоры Сергей Маяренков уңышлы тәҗрибә тәкъдим итте.
Үзенең презентациясендә
С.Маяренков 2009-2012
елларда дәүләт һәм шәхси инвестицияләр ярдәмендә гамәлгә ашырылган “130
квартал” проекты, шулай ук Иркутск үзәген күркәмләндерү, уңайлы итү турында сөйләде:
инвесторлар һәм хакимият гамәлләре синхрон характерда башкарылган бердәм
концепция эшләнгән, җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә, планировка
проектын булдыруга, яңа объектлар төзелешенә, архитектура һәйкәлләрен
торгызуга, җәмәгать киңлекләрен үстерүгә, территорияләрне төзекләндерү һәм
башка сорауларга аерым игътибар бирелгән.
“Территориянең
мәдәни бердәйлегендә икътисад төзү юлы белән барабыз – бу туристик ихтыяҗ дип
атала, шәһәрнең архитектур йөзе сакланганга шәһәрлеләр дә аны үзләренеке, дип
саный”, - дип билгеләп үтте проект авторы. Ул ассызыклап үткәнчә, эшләр
барышында теге яки бу объектны саклану предметы итеп теркәү өчен күп санда
чаралар үткәрелде.
Агач төзелеше объектлары
турында сөйләгәндә, Сергей Маяренков билгеләп үткәнчә, Иркутскида “Фасадник” акциясе
уздырыла – ике ай эчендә 41 йорт дивары буялган. Кунак сүзләре буенча, әлеге
акция җәен Казанда берничә тапкыр үткән “Том Сойер Фестка” охшаган.
ТР Президенты
ярдәмчесе Олеся Балтусова сүзләре буенча, “Том Сойер Фест” кысаларында башкарылган
эшләр күләме гаять зур һәм биналарның фасадларын буяу белән генә чикләнми. Бүгенге
көндә Татарстан башкаласында 61 йортны яңартырга таләп ителә, шуларның җидесе быелгы
“Том Сойер Фест” программасына кертелгән. Илсур Метшин объектлар санын арттырырга тәкъдим итте.
Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева Казанның Иркутск тәҗрибәсе кулланылырга мөмкин территорияләрен
атады. Киңәшмәдә катнашучылар әлеге вариантлар буенча фикер алыштылар.
Казан Мэр Илсур
Метшин “Иркутск кварталлары” проекты авторы Сергей Маяренковка тәҗрибәләре
белән уртаклашкан өчен рәхмәтен белдерде. Шәһәр башлыгы киңәшмәдә Казанның үзәк
территорияләрен үстерү буенча әйтелгән фикерләрне җентекләп тикшерегә чакырды.
Киңәшмәдә ТР
мәдәният министры урынбасары Светлана Персова һәм Вахитов һәм Идел буе
районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов катнашты.