(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче декабрь, Екатерина Виславская). Бүген “Черек күл” паркында реконструкцияләнгән күлдә чыршы һәм шугалак ачылды. Ачылу тантансында катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрлеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар һәм бозда шуып карадылар.
Шугалак күл казанында катырылды, аның янында прокат пункты һәм кафе урнашкан. 6,5 кв.м. мәйданлы шугалак периметры буенча киртәләр куелган, шугалакка төп төшү урынында күп яруслы агач басмачалар салынган, аларда ял итеп була һәм утырып, тимераякларны кияргә мөмкин. Ачылу тантанасы уңаеннан, бозга синхрон шуу буенча “Идел” командасы фигуристлары, Игорь Крутой академиясеннән вокалистлар чыкты.
“Казанлыларның яраткан урыны, “Черек күл”, Яңа ел алдыннан яңартылып әйләнеп кайта. Мин бик шатмын, һәм Парклар һәм скверлар дирекциясенә, иганәчеләргә һәм шәһәрлеләргә Казанны яратулары өчен рәхмәтемне белдерәм”, - диде шәһәр башлыгы журналистларга.
ТР Президенты һәм Казан Мэры паркны карап чыктылар, бәйрәмгә килгән балаларны Яңа ел белән котладылар, тимераяк киеп, бозда шудылар. Илсур Метшин сүзләре буенча, шугалак – югары сыйфатлы, анда хоккей уйнап булачак.
Шул ук көнне “Черек күл” паркында яңа ел шәһәрчеге һәм ике төп истәлекле урын – 12 метрлы чыршы һәм люстра формасында арт-объект ачылды. Паркта “Угол” театраль лабораториясе һәм “шуМим” Петербург театры спектакль-променадлары, “Деловой бобер” балалар спектакле һәм Кыш бабай һәм Кар кызы тамашалары күрсәтелде.
“Черек күл” паркы Ленин бакчасы белән бергә төбәк әһәмиятле XVIII-XIX гасырлар ландшафт архитектурасы һәйкәле булып тора һәм Казанда иң борынгы паркларның берсе булып исәпләнә. Аны реконструкцияләү эше 2015 елда башлана һәм берничә этаптан тора. Белгечләр тарихи зоналарга бүленешне саклап калдылар, футбол кырын төзекләндерделәр, сукмакларны, балалар мәйданчыгын ясадылар, күл төбен гидроизоляцияләделәр. 2018 елда ике объект берьюлы төзекләндереләчәк – ресторан һәм прокат бинасы. Барлык эшләр дә ТР Мәдәният министрлыгы белән килешенеп эшләнә.
“Әлбәттә, шундый актив программа паркка кешеләрне күпләп җәлеп итәчәген аңлыйбыз. Беренчедән, парклар матураюга анда кешеләр агыла башлый. Бу бик яхшы. Яңа ел каникулларында паркка 100 меңгә якын кеше килер, дип өметләнәбез”, - диде Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Алсу Карякина.
Чарада шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов һ.б. катнашты.
31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы яңа ел төнендә шугалак төнге 3.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Яңа елны бозда каршыларга теләгән казанлылар өчен бәйгеләр һәм уеннар белән күңел ачу программасы каралган. Яңа ел каникуллары дәвамында паркта Лев Толстойның Казандагы тормышы турында интерактив күргәзмә эшләячәк. 29 декабрьдә “Черек күлдә” Франциянең Remue Menage театраль төркеме чыгыш ясаячак, 2 гыйнварда – “Высокие братья” клоунада театры, 3-8 гыйнварда – “О” яңа ел гаилә спектакле, 4 гыйнварда – бозда дискотека, 5 һәм 7 гыйнварда – шугалакта мастер-класслар. “Черек күл” паркы, Россиядә Театр елы һәм Татарстанда Лев Толстой елы кысаларында, Казанның төп бәйрәм мәйданчыгы булачак.