(Казан шәһәре
KZN.RU, 22-нче декабрь, Зилә Гайфи). Казанның Киров районындагы Аккош күлен экореабилитацияләү
эшләренең киләсе этабы булып аның территориясен төзекләндерү тора. Бүген “Эфир”
телеканалындагы “Тема” тапшыруы барышында Казан Мэры Илсур Метшин сөйләгәнчә,
әлеге территориянең язмышын шәһәрлеләр хәл итәчәк. Шулай да, бу кышны анда
яктыртылган чаңгы трассасы эшли башлаячак.
Әлеге тема белән
шәһәрлеләр актив рәвештә кызыксына. Аерым алганда, Киров районында яшәүче кышын
Аккош күлендә чаңгыда йөрүче Валентина Павловна сорады: “Быел чаңгы трассалары
булачакмы?”.
Казан Мэры җавап
биргәнчә, кышын анда яктыртылган чаңгы трассалары эшләргә тиеш һәм киләсе елда
территорияне төзекләндерергә кирәк, дигән бурыч куелды. Концепцияне сайлау –
урманны элеккечә калдырырга яисә территорияне төрле активлыклар белән тутырырга
– җәмәгать тыңлаулары нәтиҗәсендә башкарылачак.
Шәһәр башлыгы
күлләрдә башкарылган беренче этап эшләрен югары бәяләде. “Табигать-ана, рәхмәт,
күлләрне тутырырга кирәк кадәр вакыт һәм яхшы һава бирдең. 4 га мәйданлы Кече
аккош күле генә калган иде. Хәзер су өслеге 6,5 тапкыр артты. Күлләр төбен 3-4
метрга тирәнәйттек. Махсус экологик пленка җәелде, территория төзекләндерелде,
Зөбәрҗәт күле белән суүткәргеч аша тоташтырылды”, - диде Мэр һәм “ТАИФ”
компанияләр берлегенә проектны хуплаган өчен рәхмәтен белдерде.
Казанның
“табигать энҗесен” яңадан торгызу Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның
шәхси күзәтүе астында бара. “Бу су өслеге генә түгел, шәһәрнең экологик каркасы,
аның “үпкәсе”. Чирек гасыр эчендә кешелек – тимер юл төзелеше, Горький шоссесы
– территориягә зур зыян китерде. Күл кипте. Шәһәргә шундый энҗене кайтардык”, -
дип ассызыклады Мэр.
Казан Мэры игътибар
иткәнчә, төзекләндерү эшләре шәһәрнең башка территорияләрендә дә бара:
Горки-Әмәт урманы, “Чере күл” паркы”. “Зур эш эшләнде һәм ул дәвам итәчәк”, -
дип ышандарды И.Метшин.