(Казан шәһәре
KZN.RU, 22- нче декабрь, Зилә Гайфи). Казанның Константиновка бистәсендә 2018
елда авыл клубларын төзү республика программасы буенча Мәдәният йорты
төзеләчәк. Бу хакта “Эфир” телеканалында “Тема” тапшыруында Казан Мэры Илсур
Метшин хәбәр итте.
Социаль
учреждение төзү турында бистәдә яшәүче Людмила Николаевна сорады. “Балаларның
буш вакытларын уздыру сораулары борчый. Мәдәният йорты да, түгәрәкләр дә юк,
балаларны өйдән еракка һәм зур акчага йөртергә туры килә. Ә менә Вознесение
бистәсендә, кечкенәрәк булуга карамастан, Мәдәният йорты да, түгәрәкләр дә бар.
Балаларыбыз бер дә җыйнак түгел”, - дип укып чыкты аның мөрәҗәгатен туры эфирда
алып баручы Алексей Кулешов.
Илсур Метшин бу
сорауга җавап биреп, Константиновка бистәсендә Мәдәният йорты, аерым торак
массивларда социаль инфраструктураны камилләштерү эше кысаларында барлыкка
киләчәк. “Чынлап та, бистәләрдә балалар бакчалары, ФАПлар ачылса да ,
инфраструктура яхшылардан түгел. Соңгы елларда 8 мәдәният йорты ачылды.
Константиновкага килгәндә, биредә яшәүчеләрне шатландыра алам – киләсе елга
бистә программага кертелде. Балалар яшәү урыннары буенча түгәрәкләргә йөри
алачак”, - диде Мэр.
Шәһәр башлыгы
искәртүенчә, быел Казанда озак вакытка беренче тапкыр мәдәният йортларын
капиталь төзекләндерү эшләре башланды. Алар арасында – бер тапкыр да
төзекләндерелмәгән 1934 елда төзелгән Урицкий мәдәният йорты (хәзер
“Московский” Мәдәният һәм спорт үзәге) һәм 1960 елда төзелгән Ленин ис. Мәдәния
йорты. Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, Ленин ис. мәдәният йортында төзекләндерү
эшләре тәмамланган диярлек, җиһазлар алырга гына калган. Яңа ел алдыннан
мәдәният йорты тантаналы рәвештә ачылачак – анда чыршы оештырылачак.
Мэр шулай ук
капиталь төзекләндерү эшләреннән соң “Заречье” Балалар иҗаты үзәген күрү
тәэсирләре белән уртаклашты. “Үзәк яхшы җиһазландырылды. “Заречьеда” тату
коллективны һәм сәләтле балаларны күрү бик күңелле. Моны эшли алуыбыз
шатландыра. Бу башкалабызда яшәүчеләргә хезмәт итә торган проектлар. Зур
мәсьәләләр пласты күтәрелде һәм чишелде”, - дип билгеләде Мэр.