(Казан шәһәре KZN.RU,
22-нче декабрь, Михаил Ченцов). Казанның Киров районында 4-нче гимназия
территориясендә яңа хоккей тартмасы ачылды. Беренчеләрдән булып бозга “Бөркет” (70-нче
мәктәп) һәм “Заречье” (4-нче гимназия) командалары чыкты, алар иптәшлек матчы
уйнадылар. Балалар белән бергә уенда Казан Мэры Илсур Метшин, Киров һәм Мәскәү
районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов, СССР спорт мастерлары, “Ак
Барс” Казан хоккей клубы ветераннары Рафыйк Якубов, Андрей Писарев, Азат Вафин
һәм Равил Фазлыев катнаштылар.
Салкын булуга
карамастан, хоккей карарга күп кеше җыелган иде. Мәйданчык янында кыр кухнясы
оештырылган, биредә һәр теләгән кеше ботка, кайнар чәй белән сыйлана алды. Матч
башланыр алдыннан Илсур Метшин уенга җыелучыларны сәламләде. “Халык тарафыннан
көтелгән хоккей тартмасын ачабыз, бу урыннан Татарстан һәм Казан хоккеен
танытачак бик күп яңа исемнәр калкып чыгар, дип ышанып калабыз. Барыгызны да
котлыйм һәм биредә һәрвакыт хоккей һәм фигуралы шуу яратучылар өзелмәсен, дип
телим”, - диде шәһәр Мэры.
Билгеләп үтәргә
кирәк, гимназия территориясендә элек хоккей коробкасы бар иде. Ләкин анда
ярышлар уздырырга мөмкин түгел иде. Августта учреждениедә булганнан соң, Илсур
Метшин мәйданчыкны нормативларга туры китереп җиһазландырырга кушты. Казанда барлыгы
78 заманча пластик хоккей тартмасы эшли.
Матч голларга бай
булды. Ярышларның иптәшлек статусы булуга карамастан, һәр команда җиңәргә
тырышты. Нәтиҗәдә, “Бөркет” хоккейчылары соңгы секундта алка кертеп, 8:7 исәбе
белән җиңде. Җиңүчеләр арасында ике гол керткән Илсур Метшинны билгеләп үтәргә
кирәк.
Кичәнең иң яхшы
уенчылары итеп Батыр Каһаров (“Заречье”) һәм Никита Мутагаров (“Бөркет”)
табылды. Никита билгеләп үткәнчә, матчны ул озак хәтерләячәк.
Тәэсирләре белән “Ак
Барс” ветераны Андрей Писарев та уртаклашты. “Барыбыз да шундый тартмаларда, ачык
һавада башладык. Балалар яхшы уйнады, алга таба аларның тәҗрибәләре әле артачак.
Бәлки аларның әле “Ак Барс” мәктәбенә керергә мөмкинлекләре булачак”, - диде
ул. Билгеләп үтәргә кирәк, 4-нче гимназия һәм 70-нче мәктәп командалары ел саен
яшь хоккейчыларның “Алтын алка” Бөтенроссия турнирында катнашалар һәм җиңүләре
дә бар.
Хоккей бәйрәме
азагында танылган хоккейчы Рафыйк Якубов балаларга кәшәкәләр бүләк итте.