(Казан шәһәре
KZN.RU, 22-нче декабрь, Михаил Ченцов). Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин бүген
Төркиянең Казандагы Генераль консулы белән очрашты. Очрашу генконсулның ТР
башкаласында дипломатик миссиясенең тәмамлануы һәм аның яңа вазыйфага күчүе
кысаларында үтте. Турхан Дильмач хезмәт юлын Төркиядә дәвам итәчәк.
Илсур Метшин
кунакны сәламләп, генкоснулның Казанда хезмәт иткән вакытында, Россия һәм
Төркия мөнәсәбәтләре сыналуын билгеләп үтте. “Катлаулы момент кичердек, әмма
барысы да артта калды. Аллага шөкер, ул вакытта дуслыкны саклап кала алдык,
хәзер барысы да яхшы”, - диде шәһәр башлыгы.
Турхан Дильмач үз
чиратында Илсур Метшинга үзенең яңа урынга билгеләнүен һәм Татарстан башкаласы
турындагы тәэсирләрен хәбәр итте. “Казанда өч ел да өч ай эшләдем. Шушы вакыт
эчендә уртак хезмәтебез өчен рәхмәтемне белдерәм. Безнең өчен бу бик мөһим.
Казан – Россиянең генә түгел, Европаның да иң матур шәһәрләреннән берсе. Минем өчен
– бу факт. Татарстан башкаласы турында башка шәһәрләрдә һәм илләрдә беләләр”, -
диде ул.
Казан Мэры
генконсулга рәхмәтен белдерде һәм яңа урында уңышлар теләде. “Уңышларыгызны
күзәтеп барачакбыз. Сезне, гаиләгезне һәм якыннарыгызны Казанда, Татарстанда
күрергә һәрвакыт шатбыз. Сезнең йөзегездә республикабыз һәм шәһәребез турында
башкаларга сөйләячәк тагын бер амбассадорыбыз бар”, - диде шәһәр башлыгы һәм
Россия белән Төркия арасында хезмәттәшлек дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде.
Казан Мэриясендә
үткән очрашуда шулай ук Казан муниципаль берәмлеге җитәкчесе урынбасары Евгения
Лодвигова катнашты.
Белешмә
Турхан Дильмач 1976
елда Трабзон шәһәрендә туа. “Политология һәм халыкара мөнәсәбәтләр” белгечлеге
буенча югары белем ала.
Хезмәт юлы:
2000 – 2002 еллар
— Төркиянең Тышкы эшләр министрлыгы, кадрлар идарәсе, Урта Азия идарәсе.
2002 – 2003 еллар
— армия сафларында хезмәт итә.
2003 ел – Төркиянең
Тышкы эшләр министрлыгы Урта Азия идарәсе.
2003 – 2005 еллар
— Бишкек илчелеге (атташе, өченче секретарь).
2005 – 2008 еллар
— Афинадагы илчелек (өченче секретарь, икенче секретарь).
2008 – 2010 еллар
— Төркия Тышкы эшләр министрлыгы БМО идарәсе (икенче секретарь, беренче
секретарь).
2010 – 2014 еллар
— Мәскәүдәге илчелек (беренче секретарь, илчелек киңәшчесе).
2014 елның 11
сентябреннән хәзерге вакытка кадәр – Төркиянең Казандагы Генераль консулы.
Өйләнгән, өч бала
тәрбияли.