.
(Казан KZN.RU, 21-нче
декабрь, Алсу Сафина). Татарстанда бистәләрне үстерүнең комплекслы дәвамлы
программасын булдырырга бүген “Татарстан муниципаль берәмлекләре шурасы” XII
съездында Казан Мэры Илсур Метшин тәкъдим итте. Шәһәр башлыгы сүзләренчә, әлеге
мәсьәлә Татарстан башкаласы өчен генә түгел, Яр Чаллы, Түбән Кама,
Әлмәт,Бөгелмә шәһәрләре өчен дә актуаль.
Съездда Татарстан
Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт
Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һ.б. катнашты. 956 муниципаль берәмлекнең 946
вәкиле съездга килде. Эш башында “Татарстан муниципаль берәмлекләре шурасы”
ассоциациясе рәисе Минсәгыйть Шакировның вәкаләтләрен вакытыннан алда тәмамлау
өчен тавыш бирделәр. Әлеге вазыйфаны Әгъзам Гобәйдуллин башкарачак.
Үзенең чыгышында
Илсур Метшин муниципаль берәмлекләрне үстерү республика программаларының
мөһимлеген ассызыклап үтте. Ул шулай ук Казанда 90 торак массив, шул исәптән
Казанга 10 ел элек кушылган бистәләр барлыгын билгеләп үтте. “Кызганычка каршы,
торак массивларыбызда яшәү шартлары уртача шәһәр шартларыннан артка кала”, -
диде Мэр һәм бистәләрдә 200 мең казанлы яшәвен өстәде.
Бистәләрдә яшәүчеләр,
Мэр сүзләре буенча, юллар, транспорт, урам-юл яктыртылыш, тотрыклы рәвештә су
белән тәэмин итү, электр белән тәэмин итү, канализация белән бәйле сорауларның
чишелешен көтә. “Әлегә кадәр тиешенчә транспорт белән тәэмин ителмәгән бимтәләр
бар”, - диде шәһәр башлыгы һәм мисал итеп, Вишневка, Привольный, Царицыно,
Займище, Медгородок бистәләрен атады. “Бигрәк тә Северный һәм Мирный кебек эре
бистәләр аерыла. Аларда суммада 36 мең кеше яши, бу Азнакай, Зәй, Норлат
шәһәрләрендә яшәүчеләр санына тиң. Торак массивлар эчендә, юл булмау сәбәпле
автобуслар юк”, - дип аңлатты И.Метшин.
Шәһәр башлыгы
билгеләп үткәнчә, әлеге сорауларны хәл итүгә зур игътибар бирелә. “Күптән түгел
генә әле шәһәр бистәләре өчен балалар бакчалары, амбулаторияләр, участковыйлар
өчен торак хакында хыяллана гына идек. Бүген республика җитәкчелеге ярдәмендә
шәһәр торак массивларында 8 клуб, 8 балалар бакчасы, 3 ФАП, шулай ук Нагорный
бистәсендә амбулатория төзелде. Соңгы ике ел эчендә полициянең вәкаләтле
участковыйлар өчен торак төзелде. Шуларның 3-се – республика бюджетыннан, 3-се –
шәһәр бюджетыннан”, - дип хәбәр итте шәһәр башлыгы.
“Төп максатыбыз –
торак массивларда яшәү дәрәҗәсен гомумшәһәр дәрәҗәсенә туры китерү, - диде
шәһәр башлыгы. – Әмма торак массивларда төзелеш тамплары халык теләкләренннә
артка калыша. Активистлар безгә бистәләрне үстерү буенча комплекслы дәвамлы
программа булдыру идеясе белән мөрәҗәгать итә. Барыбыз да берү үк вакытта әлеге
сорауларны хәл итеп булмаячагын аңлыйбыз. Республика җитәкчелеге ярдәменә
өметләнәбез”, - диде Илсур Метшин.
Мэр съездда әйтеп
үткән тагын бер инициатива – күп фатирлы торак йортларда йорт башлыгы
институтын үстерү. “Республика грантлары тарафыннан ярдәм алган территориаль
җәмәгать үзидарәләре тәҗрибәсе аларның зур потенциалы барлыгын күрсәтә, әмма
кешеләрнең әлеге эшкә мотивациясе булу мөһим”, - диде Мэр һәм ТР муниципаль
берәмлекләр шурасына әлеге эшне көйләргә тәкъдим итте.