(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче декабрь, Екатерина Виславская).
Бүген Казан Ратушасында ел саен уздырыла торган Казан Мэры стипендиясен тапшыру
тантанасы узды. Илсур Метшин стипендия алучыларны җиңү белән котлады һәм Башкарма
комитетка конкурс лауреатларының иң әйбәт фәнни проектларын эшкә кабул итәргә
кушты.
Казан Мэры стипендиясен алу конкурсы 1994 елдан алып
уздырыла. Быел оештыру комитеты 150 гариза кабул иткән, 103 катнашучы икенче
этапка узды. Нәтиҗәдә 70 җиңүче сайлап алынды: мәктәп, балалар музыка һәм
сәнгать мәктәбе, сәнгать мәктәбе укучылары, урта махсус уку йорты һәм югары уку
йорты студентлары, аспирантлар.
“Фәндә дә, сәнгатьтә дә һәм спортта да сез гел яңа уңышларга
ирешәсез һәм безгә Казанның киләчәге ышанычлы кулларда икәнен дәлиллисез”, -
дип сәламләде лауреатларны Ислур Метшин. – “Безнең шәһәр сәләтле балаларга бай.
Без моны мәктәп укучыларыбызның Россия һәм дөнья күләм бәйгеләрдә җиңүгә
ирешүләрен күреп беләбез. Ләкин сәләт бриллиант кебек, аны көч түгеп шомартырга
кирәк. Дөньяга танылу өчен зур эш башкарырга кирәк һәм сез моңа әзер”.
Шәһәр башлыгы билгеләп узганча, әлеге конкурсантлар яшь
булуга карамастан үз сәләтләрен үстерерүдән кала, шулай ук җәмгыятькә дә файда
китерәләр, үз яшьтәшләрен алга омтылырга рухландыралар. Быел стипендия алу
конкурсына бирелгән студент эшләре саны буенча рекорд куелды. Конкурс
комиссиясе күп кенә төрле пландагы проектлар карады, шуларның кайберләре
Казанны һәм шәһәр мохитен үстерүгә багышланган иде. Яшьләр экология, икътисад,
инфраструктураны үстерү кебек мәсьәләләр буенча идеяләр тәкъдим итте. Мәсәлән,
Семен Яшагин, Казан дәүләт энергетика университеты студенты, домофон керү
системасын контактсыз модуль аша модернизацияләү тәкъдиме белән чыгыш ясады, ә
Казан Федераль университет студенты Екатерина Фишман Самосыр полигонындагы
әйләнә-тирә мохит халәтен бәяләде.
“Без шәһәребезнең үсешенә ярдәм итәчәк күп кенә эшләрне
билегеләп уздык. Кадерле, стипендиатлар, сезнең барлык идеяләрегез дә
кыйммәтле! Һәрбер проект шәһәребезне заманча, яшәү өчен уңайлы итүгә
юнәлдерелгән”, - диде Илсур Метшин. – “Район башлыкларын, Башкарма комитетның
структур бүлекчәләре җитәкчеләрен безнең яшь галимнәребез идеяләренә аерым
игътибар итүләрен сорыйм”.
Тантаналы чарада конкурс лауреатларына стипендиат
значоклары, дипломнар һәм стипендияләр тапшырдылар. Аспирантларга – 30 мең сум,
югары уку йорты студентларына һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләрдә катнашучыларга
- 20 мең сум, урта профессиональ уку йорты, балалар музыка һәм сәнгать
мәктәпләре укучыларына - 10 мең сум бирелә. Стипендия алучылар арасында: Идел
буе районының 22-нче номерлы балалар музыка мәктәбе, Мәскәү районының 32-нче
номерлы татар балалар музыка мәктәбе укучылары, Казан дәүләт энергетика
университеты, Казан кооператив институты – Россиянең кооперация университеты
филиалы, Казанның технологияләр һәм дизайн көллияте студентлары, Казан федераль
университеты һәм башка уку йортлары аспирантлары.
“Һәрбер яшь галим өчен дә аның башлангыч эшләре югары
бәяләнүе һәм практикада кулланылуы мөһим. Шуңа күрә, без, күрсәтелгән ышанычны
акларбыз дип вәгъдә итәбез, профессиональ һәм фәнни үсешебезне дәвам итәчәкбез
һәм горурланып Татарстан Респуликасының, Казан шәһәренең рухи байлыгын
гомумроссия һәм халыкара дәрәҗәләрдә сакларбыз!”, - диде Казан дәүләт медицина университеты
студенты Андрей Анисимов һәм конкурста катнашучылар исеменнән Казан Мэрына
рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Сәләтле яшьләр алдында “Зөбәрҗәт шәһәр” (“Изумрудный город”)
эстрада биюе студиясе, “Allegro” шоу-балеты, “Action man crew”, Игорь Крутой
исемендәге популяр музыка академиясе хоры һәм ТР танылган артисткасы Мария
Семенова чыгыш ясады. Чарада шулай ук шәһәр районнары администрация башлыклары,
Казан шәһәре Башкарма комитетының структур бүлекчәләре вәкилләре, югары уку йортлары,
урта махсус уку йортлары ректорлары, укытучылары һәм лауреатларның ата-аналары
катнашты.