(Казан шәһәре
KZN.RU, 23-нче декабрь). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры
Илсур Метшин Мәскәүдә “Бердәм Россия” партиясенең XVII съездында катнашалар.
Партия форумының төп темасы булып 2018 елның 18 мартында узачак РФ Президентын
сайлау торды.
РФ Президенты Владимир
Путин һәм Дмитрий Медведев катнашындагы ике көнлек чара кичә ачылды. Съездга
2,5 мең кеше килде, шулар арасында – 500 делегат партиянең төбәк бүлекләреннән,
министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Дәүләт Думасы депутатлары,
төбәкләрнең башкарма һәм закон хакимияте органнары вәкилләре, партиянең төбәк
сәяси советлары секретарьлары, экспертлар һәм фән эшлеклеләре. Аерым алганда,
съездда Татарстаннан РФ Дәүләт Думасында депутатлар Александр Сидякин, Олег
Морозов, Айрат Фаррахов, Марат Бариев, Ирек Зиннуров һ.б., партиянең Татарстан
һәм Казан бүлеге вәкилләре.
XVII съезд
кысаларында “Бердәм Россия” партиясенең Генераль советы президиумы узды. Анда проект
эшчәнлеген яңадан формалаштыру турында карар кабул ителде. Әлеге карар буенча,
партия объектларының саны 14-кә кадәр оптимизацияләндерелде. Утырыш барышында партиянең
яңартылган проектлары җәмәгать советларына координаторлар һәм рәисләр
билгеләнде. Әлеге карарны партиягә, сайлау алды программасын гамәлгә ашыруны
контрольдә тоту комиссиясе утырышы нәтиҗәләре буенча, Дмитрий Медведев бирде.
“Шәһәр мохите”
партия программасы шул ук исем астында “Кече шәһәрләр парклары” проекты белән
берләштерелде. Җәмәгать советы башлыгы итеп Югары совет бюросы әгъзасы,
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләнде, дип хәбәр итә ТР Президенты
матбугат хезмәте.
Казан Мэры Илсур
Метшин, съезд эше турында сөйләгәндә билгеләп үткәнчә, күп кенә программалар
буенча нәтиҗәләргә ирешеп булды. “Биш ел элек каралган программалар безгә авыр
йөк булып тоелган иде – шул ук сәламәтлек саклауның беренчел челтәре,
мәктәпләрне төзекләндерү, ишегалларын капиталь төзекләндерү. Аллага шөкер,
бүген без бу экваторны уздык. Бүгенге көндә торак фондның 50 процентка якынын
төзекләндердек, казанлылар яңартылган шартларда яши, бу аларның кәефенә,
хәленә, балалар туу санына йогынты ясамый калмый. Әлбәттә, бу мөһим сорау, һәм
мин без һәм хакимият партиясе әлеге сорауларны хәл итәрбез, дип өметләнәм. Аларны
хәл итәчәкбез, дип ышанам”, - дип яза “Бизнес онлайн” газетасы Мэр сүзләренә
сылтама белән.
РФ Президенты Владимир
Путин партиянең XVII съездында хәбәр иткәнчә, “Бердәм Россия” халык
мәнфәгатьләре, төбәкләр һәм ил иминлеге өчен эшләп, үзенең абруен казанды. “Залда
утыручы күп кенә кешеләр белән бергәләшеп, бу партияне булдыру өстендә эшләгән
идек. Моны без дәүләтебезнең катлаулы, бик тә җаваплы этабында, аның ышанычлы
үсеше, дәүлетчелеген ныгыту өчен көчле берләштерүче сәяси көч кирәк булган
вакытта, эшләдек. Һәм “Бердәм Россия” әлеге бурычны үтәде, үти һәм үтәячәк. Барыгызга
да моның өчен рәхмәтемне белдерәм”, - диде ил башлыгы.
Владимир Путин
партия әгъзаларын ил проблемаларын ачыктан-ачык билгеләп үтәргә һәм аларны үҗәтлек
белән, юлларда очраган киртәләрне алып атып, хәл итәргә, алга масштаблы
максатлар куярга һәм аларга ирешергә чакырды. “Алда бик күп мөһим,
кичектергесез эшләр көтә, башкарган эшләр – алга таба уңышлы үсеш гарантиясе
түгел, фундамент кына”, - дип ассызыклады РФ Президенты.
Билгеләп үтәргә
кирәк, “Бердәм Россия” партиясе Владимир Путинның ил президентына кандидатлыгын
хуплады.