(Казан шәһәре
KZN.RU, 27-нче ноябрь). 21 ноябрьдә капиталь төзекләндерү эшләре тәмамлангач, “Заречье”
балалар өчен өстәмә белем бирү үзәге эшчәнлек алып бару өчен лицензия алды. Бу Киров
һәм Мәскәү районнарына яңа тормыш өрәчәк җитди үзәк, диде бүген эшлекле
дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин.
“Тагын бер кораб
суга төшерелде, кораб кына түгел – лайнер. 3 мең бала һәм яшүсмер биредә төрле
юнәлешләрдә шөгыльләнә ала”, - диде шәһәр башлыгы.
Киров һәм Мәскәү
районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов хәбәр иткәнчә, “Заречье” үзәге
2016 елның декабрендә тикшерү органнары тарафыннан ябылды.
ТР Президенты һәм
Казан Мэры ярдәме белән, өч катлы бинаны төзекләндерү өчен 81 млн сум акча
бүленде. Әлеге суммага тулысынча капиталь төзекләдерү эшләре башкарылды.
Сергей Миронов билгеләп
үткәнчә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының лицензиясе – эшләрне башлау өчен кирәк
булган тикшерү процессының нәтиҗәсе.
“Заречье – Киров
районының 3 мең баласы һәм яшүсмере өчен гаять кирәкле үзәк. Үзәкнең эшчәнлеге академик
сыйфатның заманча методикаларына һәм нәтиҗәле практикаларына корылган. Үзәккә теләгән
һәр кеше йөри ала, биредә шөгыльләнү бушлай”, - диде районнар администрациясе
башлыгы.