(Казан шәһәре
KZN.RU, 27-нче ноябрь). Ипотека Казанда уңай динамика күрсәтә. Агымдагы елның 9
ае эчендә, узган елының шушы вакыты белән чагыштырганда, 25% арткан. Бу хакта
эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесенең транспорт, икътисади үсеш һәм
сәүдә сораулары буенча урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.
Ул сөйләгәнчә,
2017 елның 9 ае эчендә шәһәрдә 500 мең кв.м торак эксплуатациягә кертелгән, бу,
узган ел белән чагыштырганда, 9% артык. Шуның 28 проценты – социаль ипотека
буенча төзелгән торак. Моннан кала, шәһәрдә үз акчаларына һәм кредитка алынган
чаралар хисабына шәһәрлеләр 335 индивидуаль торак йорт төзегән. Илдар Шакиров
сүзләре буенча, әлеге йортларның гомуми мәйданы 53,5 мең кв.м. тәшкил итә, бу 2016
елның шушы вакыты белән чагыштырганда, 12% артык.
Шул ук вакытта, эре
һәм урта предприятиеләрнең “төзелеш” тармагында эш күләме 20 млрд сум тәшкил
итте, бу узган ел белән чагыштырганда, 17% кимрәк. И.Шакиров аңлатканча, бу
төрле факторларга бәйле: төзелешнең керемле булуы кимү, төзелеш өчен бирелә
торган кредитлар алу шартлары катлаулану, дәүләт тарафыннан заказ кимү һ.б. Шул
ук вакытта, Татарстан башкаласы зур шәһәрләр арасында “Төзелеш” юнәлешендә
башкарылган эшләр күләме буенча беренче бишлеккә керә.
“Шәһәр икътисады
эшли, без алга таба ныклы адымнар белән барабыз. Бу иң мөһим нәтиҗә булып тора”,
- диде Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, илдә булган икътисади
хәлгә карасаң, зур үсешләр көтеп булмый, шулай да икътисадта “төпкә китешләр юк”.
И.Метшин кайбер уңай якларны билгеләп үтте: төп капиталга инвестицияләр арту,
уртача хезмәт хакы арту, эшсезлек кимү, торак төзелеше арту.