(Казан шәһәре
KZN.RU, 27-нче ноябрь, Алсу Сафина). Бүген кич “УНИКС” КФУ Мәдәният-спорт
комплексында “Беренче курс студентлары көне” нәтиҗәләре чыгарылачак һәм анда катнашкан
югары уку йортларының беренче өчлеге игълан ителәчәк. 2 декабрьдә “Әкият”
курчак театрында “Урта махсус белем бирү йортларының беренче курс студентлары
көненең” зур гала-концерты узачак, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә Балалар һәм
яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Айрат Фәизов.
Ул искәрткәнчә, “Беренче
курс студентлары көне” Татарстан башкаласында 20 елдан артык уздырыла. Октябрь аенда
фестиваль барлык уку йортларының һәр факультетында үтте. “Актлар һәм концерт
заллары сәхнәләрендә 5 меңнән артык студент чыгыш ясады, аларны 30 меңнән артык
кеше тамаша кылды”, - диде А.Фәизов.
14-16 ноябрьдә 2,5
меңнән артык кеше А.Гайдар ис. Казан Яшьләр үзәгендә биш юнәлеш буенча көч
сынашты: музыкаль, бию, театраль, “Оригиналь жанр” һәм “Журналистика”, - диде
Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе. Ул билгеләп үткәнчә, быел
фестиваль программасына “Что? Где? Когда?” уены буенча турнир керде.
Профессиональ
белем бирү учреждениеләре (ссуз) студентлары өчен сайлау этаплары 20-23
ноябрьдә үтте.
Чыгыш ясаучы
хәбәр иткәнчә, бәйге программасы кысаларында Экология елы темасына “СТЭМ”, “Автор
җыры”, “Модалар театры”, “Видеономер”, “Анимация ролигы” номинацияләрендә иң
яхшы номерлар билгеләнде. “Студентлар үзләрен стандарт булмаган жанрларда
күрсәтергә курыкмадылар”, - диде А.Фәизов.
Быел барлыгы коллективлардан
һәм индивидуаль башкаручылардан 499 гариза килде, дип билгеләп үтте комите
рәисе.
Жюри составына ТР
халык артисты Ләйсән Хәмитова, ТР атказанган артистлары Денис Мочалов һәм
Марина Самкова, атказанган мәдәният хезмәткәре Айрат Кәллимуллин, “Танцы на ТНТ”
телепроекты катнашучылары һәм җиңүчеләре Анна Тихая һәм Марат Казыйханов, композитор
Андрей Руденко, атказанган сәнгать эшлеклеләре Ләлә Гарифуллина һәм Татьяна
Лядова, “Занавес” театры (Мәскәү) актрисасы Ксения Белова һ.б. керде.
“Студент елларын
барыбыз да хәтерлибез – күңелле вакытлар, - диде Казан Мэры Илсур Метшин. –
Хәзерге студентлар үзләренең мөмкинлекләрен гамәлгә ашыру өчен яхшы шартларга
ия”.
Шәһәр башлыгы
сүзләре буенча, студентлар үзләре сайлаган юнәлеш буенча гына түгел, иҗади
яктан да сәләтләрен үстерә ала.
“Яшьләрнең дәрте
сүнмәсен һәм иҗатка, шул исәптән Беренче курс студенлары көненә юнәлдерелсен иде”,
- дип тәмамлады И.Метшин.