(Казан шәһәре
KZN.RU, 27-нче ноябрь, Алсу Сафина). Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә
Инвалидлар декадасы программасы турында сөйләгәндә, социаль волонтерлык темасын
күтәрде. “Бар нәрсә дә акча белән хәл ителми – кайдадыр физик көч, вакыт, сүз
белән ярдәм итү кирәк. Бу безгә таныш сүз белән “волонтерлык”, дип атала. Спорт
өлкәсендә генә түгел, социаль волонтерлыкны да үстерү кирәк”, - диде ул.
“Спорт
волонтерлыгы буенча без яхшы уңышларга ирештек, башка шәһәрләр өчен үрнәк булып
торабыз. Безнең волонтерлар соңгы 5 ел эчендә алдынгы спорт ярышларында
катнаштылар – Олимпиадаларда, Универсиадаларда, дөнья чемпионатларында, Европа
һәм дөнья кубокларында. Әмма безгә социаль волонтерлык буенча да зур эш
башкарырга кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте Мэр киңәшмәдә катнашучыларга.
Әлеге тема буенча
ул “Игелекле Казан” форумында фикер алышырга тәкъдим итте. Форум Татарстан
башкаласында декабрьдә узачак. Анда инвалидларга ярдәм итүнең яңа ысулларын
өйрәнергә планлаштырыла.
Тулаем алганда,
шәһәр башлыгы сүзләренчә, инвалидлар һәм аларның социаль адаптациясе буенча күп
эш башкарырга туры киләчәк. “Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында сөйләсәк,
барысы да кирәк – пандуслар да, лифтлар да, иң мөһиме – аларга карата мөнәсәбәтне
үзгәртергә кирәк. Биредә беренчел, икенчел эшләр юк, бу – үзе зур эш. Юл башында
Казан гына түгел, ил дә тора”, - дип билгеләп китте Мэр. “Шәһәрдә уңайлы
инфраструктура булдыру мөһим. Инвалидлар безнең белән булса, аларның саны – 90 мең, җәмгыять тә аларга карата мөнәсәбәтен үзгәртәчәк, - диде шәһәр башлыгы. –
Алдыбызда үрнәкләр бар, әмма бу эш озак еллар буе башкарыла. Бергәләшеп бу
юнәлештә эшләргә кирәк”.